Максабашта яшәп бакыйлыкка күчкән Гайникамал әбинең фаҗигале язмышы турында (килгән хатлардан)
Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Мин сезгә Максабашта яшәп, шуннан бакыйлыкка күчкән Гайникамал әбиемнең фаҗигале язмышы турында сөйләргә телим. Әбием 18 нче яшендә Арча районы Күпербаш авылыннан Максабашка ишле балалы гаиләгә килен булып төшкән. Бер елдан олы балалары Низаметдин абый дөньяга килгән. Шуннан соң әбиләрне башка чыгарырга булганнар. Чыккач та ашарларына бер...
Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Мин сезгә Максабашта яшәп, шуннан бакыйлыкка күчкән Гайникамал әбиемнең фаҗигале язмышы турында сөйләргә телим. Әбием 18 нче яшендә Арча районы Күпербаш авылыннан Максабашка ишле балалы гаиләгә килен булып төшкән. Бер елдан олы балалары Низаметдин абый дөньяга килгән.
Шуннан соң әбиләрне башка чыгарырга булганнар. Чыккач та ашарларына бер ипи биргән бабамның әтисе, чөнки 25 яшенә җитсә дә, бабамның имана җире булмаган. Ул вакытта җирне 25 елдан 25 елга гына бирә торган булганнар. Җир бабам туар алдыннан гына бүленгән булган. Шулай итеп, әбиләр бик иске өйле ялгыз карчык янына чыгып яши башлаганнар. Әби дә, бабай да бик эшчән һәм тырыш булганнар. Әбием яшь баласын арбада тартып, җәй буе кешеләргә ялланып, урак урган һәм 5 сум акча эшләгән. Ул вакытта ул акчага өйлек агач һәм бер ат алып булган. Бабай сәүдә эше белән шөгыльләнә башлаган. Шул елны җир биргәннәр, ике имана җирле дә булганнар. Шулай итеп йорт җиткергәннәр, мал-туарны да ишле асраганнар.
Рәттән җиде уллары туган. Җирне дә, ялгышмасам, ике елдан бүлә башлаганнар. Барысы 10 балалары туып, шуның тугызы исән-сау үскән, минем әнием кече балалары булган.
Шулай матур гына яшәгәндә, 1914 нче елда Беренче Бөтендөнья сугышы башланган. Әби-бабай бер-бер артлы дүрт улларын сугышка озатканнар. Ике уллары үлеп калган, икесе гарипләнеп кайткан. Шул кайгы-хәсрәтләрдән соң Мөхәммәтбилал бабам авырып, 1916 елда бакыйлыкка күчкән. Әбием кешеләргә күлмәкләр теккән. Ул вакытта авылларда акушеркалар юк бит, әби ул вазыйфаны да башкарган.
Еллар артыннан еллар узып, колхозлашу чоры килеп җиткән. Ул вакытта өйдә әби белән әнинең апасы гына яшәгән. Элек кулак хатыны дип түли алмаслык салым салганнар. Аннан лапас, мунча, келәт, гомумән, капкадан башка бар нәрсәне сүтеп алганнар. Хайваннарны алып чыгып бетергәннәр. Шулай итеп, ике улы сугышта үлеп калган, өченчесе Казанны аклардан азат итүдә катнашкан, партизан булган, кече улы Урта Азиядә басмачыларга каршы көрәшкән 67 яшьлек әбиемне урамда калдырганнар. Ул вакытта әбиләргә ике-өч өй аркылы яшәгән Дәүләтҗан абый күрше авылда колхоз рәисе булып эшләгән. Ул гаиләсе белән шул авылда яшәгән, өйләре буш булган. Дәүләтҗан абый белән хатыны Гөлниса апа үзләре әйтеп, әби белән апага өйләрендә яшәп торырга кушканнар. Ул изге кешеләрнең урыннары җәннәттә булсын. Әбием калган гомерен шунда яшәп 74 яшендә 1941 елның язында бакыйлыкка күчте. Инде әби-бабайның бер баласы да исән түгел, хәзер мин - оныклары да әби. Шулай да ике-өч елга бер мәртәбә булса да, Максабашка барып, әнием, әби-бабайларым йөргән сукмаклардан йөреп, буш нигезләре янында утырып, алар рухына дога кылып кайтырга тырышам.
Хөрмәтле Максабаш авылы халкы! Сезгә теләгем шул: хәзерге мул тормышның кадерен белеп, канәгать булып, үткәннәрдән гыйбрәт алып, Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер итеп, тазалык тынычлык белән бәхетле, шатлыклы, бәрәкәтле озын гомер кичерегез.
Сезгә сәлам белән Диләрә әби.
Әтнә районы.
Картинка: tatarlar-orenburg.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев