30 март 2016 яңалыклары
-
Олы Нырсыдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Россиякүләм бәйгедә 2 урын алуга иреште
24 - 25 март көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Россиякүләм "Туган тел" мастер - класс бәйгесенең йомгаклау турын үткәрде. Ел саен уздырылучы әлеге бәйге укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, педагогик тәҗрибә һәм осталыкны тарату, туган телләрне үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру максатыннан үткәрелә. Конкурсның...
-
Максабашта яшәп бакыйлыкка күчкән Гайникамал әбинең фаҗигале язмышы турында (килгән хатлардан)
Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Мин сезгә Максабашта яшәп, шуннан бакыйлыкка күчкән Гайникамал әбиемнең фаҗигале язмышы турында сөйләргә телим. Әбием 18 нче яшендә Арча районы Күпербаш авылыннан Максабашка ишле балалы гаиләгә килен булып төшкән. Бер елдан олы балалары Низаметдин абый дөньяга килгән. Шуннан соң әбиләрне башка чыгарырга булганнар. Чыккач та ашарларына бер...
-
Олы Мишә фермасында эш шартлары ничек? Журналист күзәтүе
"Сөт иле-Теләче" агрофирмасы бүлекчәләренә соңгы айларда кергән үзгәрешләр мул һәм сыйфатлы продукция алуны, эш шартларын яхшыртуны күздә тота. Агрофирманың Олы Мишә бүлекчәсендә дә бу шулай. Алар яңача эшләүгә, башка бүлекчәләргә караганда, беренчеләрдән булып алынган. - Башта уңайсызрак булды. Хәзер ияләндек инде. Элек фермага көненә өч тапкыр килгән вакытлар да булды....
-
28 март көнне Арчада узган волейбол буенча турнирда Теләче командасы 2 урын алды
28 март көнне Арча шәһәрендә 2001 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр, кызлар арасында бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган волейбол буенча турнир узды. Барысы 4 районнан 10 команда катнашты. Уеннар 3 төркемдә үтте. Гомуми нәтиҗәлэр буенча: 1 урын - Яңа Кенәр (Арча) 2 урын - Теләче...
-
Зиннәтулла Билалетдинов: "Иң яхшы булуыбызны исбатларга тырышам" (әңгәмә)
"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов каләм әһелләре белән очрашып, узган сезонга йомгак ясады, киләчәккә планнары белән уртаклашты, кайбер имеш-мимешләргә ачыклык кертте. Уртага салып сөйләшенгән сүзләрнең иң-иң кызыкларын укучылар игътибарына да тәкъдим итәбез. - "Ак Барс" алдында Гагарин кубогын оту максаты торды һәм торачак, - диде Зиннәтулла Билалетдинов....
-
Instagramда яңалык: бер минутлык видео куеп була башлады
Instagram социаль челтәреннән файдаланучылар өчен шәп яңалык - хәзер үз шәхси битеңә 1 минут дәвам иткән видео да урнаштырып була. Моңа кадәр видеороликлар озынлыгы 15 секундтан артмый иде. Яңалык 28 марттан кертелә башлады. Якын арада аннан барлык кулланучылар да файдалана алачак. Сүз уңаеннан: соңгы 6 айда әлеге социаль челтәрдә видео...
-
Алсу Фаракшина: Вәсилә Фәттахованың образын күрсәтергә кыенсынам
Татар эстрадасының беренче хатын-кыз пародисткасы Алсу Фаракшина тамашачыны яңа образлары белән һәрдаим шаккатырып тора. Соңгы вакытта ул Ильвина, Индива кебек берсеннән-берсе үзенчәлекле тавышлы җырчыларга пародия ясый башлады. Артистлар Алсуның яңа образларыннан канәгатьме? Бу хакта Алсуның үзе белән сөйләштек. - Гадәттә, мин пародия ясар алдыннан артистларның үзләре белән сөйләшеп алам. Әлегә...
-
Татарстан юлларында март аенда 18 кешенең гомере өзелгән
Узган тәүлектә, 28 мартта, Татарстанда кеше сәламәтлегенә зыян китерердәй 6 юл-транспорт һәлакәте булган. Шулар аркасында 6 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Узган тәүлектә ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 20 кешене тоткарлаган. Шулай ук тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 110, балаларны махсус креслога утыртмауның - 55, иминлек...
-
25 март көнне “Батыр” спорт комплексында мини-футбол буенча 2001-2002 елгы үсмерләр арасында район беренчелеге уздырылды
25 март көнне "Батыр" спорт комплексында мини-футбол буенча 2001-2002 елгы үсмерләр арасында район беренчелеге уздырылды. Ярышта районның 9 мәктәбеннән 12 команда катнашты. Җиңүчеләр түбәндәгечә: 1 урын: Теләче мәктәбе командасы 2 урын: Иске Җөри мәктәбе командасы 3 урын: Олы Мишә мәктәбе командасы