Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Әни яраны (укучыларыбыз иҗаты)

Күз тимәсен әни яранына, Чәчәк атты әле яңа гына. Кызыл чәчәгеннән нурлар тама, Йөрәк серләремне сөйлим аңа. Яран - әнием гөле, Күтәрә күңелемне. Борчу килер булса, гөлем шиңә, Яшел яфрагына сары иңә. -Моңсуланма, балам, башың имә, Сары сагыш миндә генә, - димә. Әнием яраны Җиңеләйтә яраны. Әни яранына сокланалар, Тәрәз...

Күз тимәсен әни яранына,
Чәчәк атты әле яңа гына.
Кызыл чәчәгеннән нурлар тама,
Йөрәк серләремне сөйлим аңа.
Яран - әнием гөле,
Күтәрә күңелемне.

Борчу килер булса, гөлем шиңә,
Яшел яфрагына сары иңә.
-Моңсуланма, балам, башың имә,
Сары сагыш миндә генә, - димә.
Әнием яраны
Җиңеләйтә яраны.

Әни яранына сокланалар,
Тәрәз турысында тукталалар.
Яранымның янар чәчәкләре
Гүя оялудан, ут яналар.
Яраны әниемне
Иң түрендә өемнең!

Фәнүрә Рәхимова,
Балыклы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X