Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Әниемә хат

Әнекәем, кире кайтмассың ахры, Башкайларым ташка орсам да. Эшем ташлап, зират ягына таба, Көннәр буе карап торсам да. Исән чакта әнием, оялдым шул, Рәхмәт әйтеп, битең үбәргә. Инде калды ачы үкенүдән, Күз яшьләрем генә түгәргә. Әнием бәгърем, бәхил итә күр син, Мин оялчан, гамьсез улыңны. Бар гомеремне бирер идем, әни,...

Әнекәем, кире
кайтмассың ахры,
Башкайларым ташка
орсам да.
Эшем ташлап, зират
ягына таба,
Көннәр буе карап торсам
да.
Исән чакта әнием,
оялдым шул,
Рәхмәт әйтеп, битең
үбәргә.
Инде калды ачы
үкенүдән,
Күз яшьләрем генә
түгәргә.
Әнием бәгърем, бәхил
итә күр син,
Мин оялчан, гамьсез
улыңны.
Бар гомеремне бирер
идем, әни,
Үбәр өчен бер кат
кулыңны.
Эх,әнием, әнием
бәгырькәем,
Киттең инде мине
калдырып.
Гомерем буе сине
эзләрмен мин,
Күз карашларымны
талдырып.
Улың Вакыйф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X