Теләче Информ

Әнием турындагы хатирәләрем барыннан да элек ипи һәм сөт белән бәйле.

Илленче еллар азагы бу. Миңа җиде яшьләр чамасы. Иртән сарык бәтиләреннән гайре мине уятучы да юк, туйганчы йоклыйм диярлек. Салкын тимәсен дип, кышларын бәтиләрне берничә атна өйдә тоталар, мич артындагы аралыкка биклиләр. Менә шуннан чыксалар гына алар иркенләп уйный-шаяралар, йоклаганда, хәтта өстемә сикереп менеп һәм нәни тоякларын тырпайтып, юрган аша...

Илленче еллар азагы бу. Миңа җиде яшьләр чамасы. Иртән сарык бәтиләреннән гайре мине уятучы да юк, туйганчы йоклыйм диярлек. Салкын тимәсен дип, кышларын бәтиләрне берничә атна өйдә тоталар, мич артындагы аралыкка биклиләр. Менә шуннан чыксалар гына алар иркенләп уйный-шаяралар, йоклаганда, хәтта өстемә сикереп менеп һәм нәни тоякларын тырпайтып, юрган аша тәнемдә сикерә-бии башлыйлар.

Берсендә шулай юрган астында уянып киттем. Юрган аша рәхәт бер җылылыкның аякларга, бөтен тәнемә сарылганын тоям. Шулай булмый ни! Иртүк торып, әнкәй мичкә яккан ич, ипи салырга җыена. Мичтә чарт-чорт килеп утын яна, мич авызында канат кагынып ялкын телләре биешә...

Утыннар янып беткәч, көл-күмер ише нәрсәләрне күмер савытына себереп бушатканнан соң, әнкәй кайнар мич түренә агач көрәк белән түм-түгәрәк йомарламнарны урнаштыра. Берәр сәгать чамасы уза микән, борыннарны кытыклап, өй эченә яңа пешкән ипи исе тарала. Авыздан сулар килә, түземсезләнеп әнкәйнең мичтән ипи түгәрәкләрен тартып чыгарганын көтәсең. Иң тәмлесе ипи кыерчыгы, әлбәттә! Шул кыерчыкны «миңа, миңа!» дип, абый белән кайчакны чәкәләшеп тә алабыз.

Әни кулындагы сөлге белән көле-мазар калмасын дип, кызгылт йомры ипиләрнең иң әүвәл төбен сөрткәли дә ак җәймәгә тезеп сала. Аннары инде күкрәгенә терәп хәләл ипине кисәргә керештеме... хуш истән башлар әйләнеп китә! Бүгенгедәй хәтеремдә: ипи уртасындагы тары бөртегедәй вак-вак күзәнәкләр арасында бармак башы тикле итеп туралган бәрәңге шакмаклары да елтыраша... Ипекәйгә бәрәңге шакмаклары кушу традициясе күптән онытылды булса кирәк. Андый ипине минем бүтәнчә һәм бүтән җирдә беркайчан ашаганым булмады.

Ә инде сөткә килсәк...

Җәй уртасы. Көн кичкелеккә авышкан, көтү кайткан, тузан басылган. Сыер-сарыклар абзарларына ябылган.

Реклама

Мондый чакта Кояш бату кебек күренешләр минем өчен - тылсым, могҗиза. Кояшның кая таба төшеп батканын ныграк аңлар өчен абзар түбәсенә үрмәләргә уйладым. Абзар ишеге яныннан узып киттем дигәндә генә «шып» тукталдым. Чөнки ярымачык ишекләрдән сөзелеп, саркылып кына әллә ниткән моң, музыка авазлары ишетелә иде. Колакларны шәмрәйтеп тыңлый башладым. Тальянда уйнарга өйрәнгәнлектән, мин инде җырга-моңга битараф түгел. Менә кемдер барабанга таякчыклар белән йомшак кына кагыла кебек: «Бам... Бум!» Бераздан әлеге ритмнар скрипка моңнары белән алышынды: «Сз-з, бз-з...» Әйе, кемдер нәкъ менә скрипка кылларында талгын бер көйне сыздыра кебек. Таң калып тыңлыйм бу авазларны - абзар түбәсе дә, Кояш баешы да онытылды минем өчен. Түзмәдем, сак кына хәрәкәтләр белән абзар эченәрәк уздым. Карасам: әни чиләк төбенә гөбердәтеп сөт сава икән! Ялтыр чиста чиләгенә, ап-ак сызыклар, күбекле тамчылар булып, әллә сөт ява, әллә моңнар түгелә?..

Бераздан ул миңа мөлдерәмә тулы чиләгеннән бер стакан парлы-җылымса сөт салып бирде. Урман-болыннардагы һәр үләннең, чәчәкләрнең тәмен сөзеп эчтем шул чакта...

Минем әни философ булмаган, билгеле. Әмма аның ипи пешергәндә һәм сыер саугандагы һәр булмыш хәрәкәте фәлсәфи мәгънәгә, тормыштагы матурлык дөньясына бер ишарә булган, күрәсең...

Рашат НИЗАМИ.

Татарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: