Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Җәнәй авылында азан яңгырый

Рифкать абый Шәфыйков исеме районда гына түгел, күрше-тирә авылларда да яхшы таныш. Аның эшләгән изге гамәлләре, матурлыкны ярата белүе күпләрдә соклану хисе уята. Күптән түгел Рифкать абый Шәфыйковның Саба районы Олы Кибәче авылында һәйкәл төзетүе турында язган идек. Һәм менә тагын бер изге гамәл! Җәнәй авылы тау башында Рифкать абый...

Рифкать абый Шәфыйков исеме районда гына түгел, күрше-тирә авылларда да яхшы таныш. Аның эшләгән изге гамәлләре, матурлыкны ярата белүе күпләрдә соклану хисе уята.
Күптән түгел Рифкать абый Шәфыйковның Саба районы Олы Кибәче авылында һәйкәл төзетүе турында язган идек. Һәм менә тагын бер изге гамәл! Җәнәй авылы тау башында Рифкать абый айлы манара, ә тауны бераз төшәрәк кызыл йолдыз куйдырган. Ни өченме? Барысы турында да тәфсилләп языйк.
Җәнәй авылына табигать-ана матурлыкны җәлләмәгән. Кыш көне авыл ап-ак карларга төренеп утыра. Җанга рәхәтлек бирүче тынлык хакимлек итә бу авылда. Рифкать абый Шәфыйков та авылның матурлыгына кызыгып биредән ике гектарлап җир ала. Шул җирне агач-куаклардан чистарта, сазлык урынын киптерә. Быел җәй авыл халкы хәтта черки дә булмады, дип әйтә ди.
- Бу җирне алуның сәбәбе, биредә ял итү урыны булдырасы килү. Җәнәй - җәннәт бакчасы ул! Җәен җиләге, гөмбәсе, чикләвеге дисеңме, барысы да күпләп уңа. Хәтта чишмә суы да авылга үз агымы белән агып, йортларга килә бит, - ди Рифкать абый.
Бу кишәрлекне азрак рәткә керткәч, Рифкать абый Шәфыйков тау өстендә манара һәм ай кую теләге белән яна башлый. Пирамида рәвешен хәтерләткән тауның нәкъ өстеннән үк, һәр җомга азан тавышы яңыгырату була аның теләге. Тауны бераз төшәрәк, кызыл йолдызлы манара тора. Монысы билгесез солдатлар каберлеге.
- 1917 елга кадәр, сугыш вакытында, авылга өч солдат килә. Алар биредә тау битендә урнаша. Йогышлы авырту белән чирләгән бу солдатларны авыл халкы берничек тә үлемнән коткарып кала алмый. Солдатлар мөселман динендә булмаган булса кирәк, һәм аларны җан биргән урыннарында, зираттан читтә җирлиләр. Бу урынны авыл агайлары таш белән уратып алган иде, ә Рифкать әфәнде кызыл йолдыз куеп, билгеләп куйды, - ди авылда яшәүче Камил Тимербаев.
Киләчәктә билгесез солдатлар каберлегенә таш та куйдырырга исәпли Рифкать абый. Ә манарадан һәр җомга авылга азан тавышы агыла. Авылда яшәүчеләргә, кайткан кунакларга тау ягына чыгып йөреп булсын өчен, елга аша асылмалы күпердә куйдыртырга ниятли ул. Әнә шулай хыяллары да, ниятләре дә зурдан Рифкать абыйның. Матур сабантуйлары белән даны таралган Җәнәй авылының, тора-бара тарихи урынга әйләнүе дә ихтимал.
Лилия Кыямова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев