Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Өлкәннәр көне белән!

Хөрмәтле ветераннар! Сезне игелеклелек һәм тирән ихтирам-хөрмәт чагылышы булган Өлкәннәр көне белән ихлас котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез.

Без сезнең йөрәгегез мәңге яшь булып калуына, көчле рухыгызга сокланабыз. Иң мөһим мирасыгыз - зирәклелегез, тормыш тәҗрибәгезне безнең белән бүлешүегез өчен зур рәхмәт. Яшьләргә сезнең акыллы киңәшләр, яклавыгыз бик кирәк. Ә өлкәннәр турында кайгырту көзнең бер көнендә генә түгел, көндәлек ихтыяжга әверелсен иде.

Безнең бурыч өлкән буынга лаеклы яшәү шартлары, киләчәккә, иртәгеге көнгә ышаныч тудыру, җылылык һәм кайгыртучанлык күрсәтү, агымдагы проблемаларны хәл итәргә булышу. Бу истәлекле көндә өлкәннәргә чын күңелдән әйтелгән “Кадерлеләребез, без сезне яратабыз!” - дигән ихлас сүзләрне дә ирештерик.

Сезгә сәламәтлек һәм иминлек, озын гомер телибез! Тормышта рәхим-шәфкатьлелек сезне беркайчан да ташламасын, көч-куәтегез озакка җитсен!

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, ветераннарның район Советы, "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев