Теләче Информ

Һәр хатын-кызга әни булырга язсын!

Күкрәгенә сабыен кыскан хатын-кыз - кешелек җәмгыятендә иң кадерле зат. Чөнки аның кулында - киләчәк. Ана булу - гаять олы, мактаулы һәм җаваплы бурыч. Әниләр - бөтен гомерен балаларга багышлаган изге кешеләр. Нәкъ менә алар уңышларыбыз өчен ихластан сөенә, авырлыклардан яклый, күңелсезлекләргә көенә, тормыш юлындагы һәр адымыбыз өчен ут йота....

Күкрәгенә сабыен кыскан хатын-кыз - кешелек җәмгыятендә иң кадерле зат. Чөнки аның кулында - киләчәк. Ана булу - гаять олы, мактаулы һәм җаваплы бурыч. Әниләр - бөтен гомерен балаларга багышлаган изге кешеләр. Нәкъ менә алар уңышларыбыз өчен ихластан сөенә, авырлыклардан яклый, күңелсезлекләргә көенә, тормыш юлындагы һәр адымыбыз өчен ут йота.


"Әни" сүзе гомер-гомергә барлык халыкларда да изге төшенчә булган. Һәр хезмәтнең үз авырлыгы бар. Әни булу - иң катлаулы хезмәтләрнең берсе. Әмма бик җаваплы, тынгысыз эш булса да, күпчелек хатын-кыз өчен ул чын бәхет. Баласыз гаилә - китек савыт-саба кебек, сабыйлар тавышы яңгырамаган өйнең дә күрке югала.

Әни булырга әзерләнүче һәр хатын-кыз өчен иң мөһиме - нарасыеның сау-сәламәт тууы. Әмма Татарстанда 32-35 процент хатын-кызларның гына йөклелеге кыенлыкларсыз уза икән. Калган очракларда исә нинди дә булса тайпылышлар күзәтелә. Шулай да бүгенге медицинаның мөмкинлекләре могҗизалар тудырырга сәләтле.

Дөньяга сабыйның исән-сау тууын, шул ук вакытта хатын-кызның да иминлеген тәэмин итү өчен республикабызда бала табу йортларына модернизация үткәрелде. Соңгы ике елда гына да Татарстанда бала табу учреждениеләрен яңартуга 700 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Елена Игнашина, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыру һәм бала табу хезмәте бүлеге башлыгы:

- Республикабызда йөкле хатын-кызга һәм яңа туган сабыйга медицина ярдәме 3 дәрәҗәле система буенча күрсәтелә. Беренче дәрәҗә - ул үзәк район хастаханәләре - биредә тулысынча сәламәт хатын-кызлар бала таба, 2 дәрәҗә - уртача куркыныч янаган гүзәл затлар - бу инде муниципальара үзәкләр. Республикабызда шундый 8 учреждение исәпләнә. Өченче дәрәҗә учреждениеләрдә махсус югары технологияле ярдәм күрсәтелә. Мондый хастаханә Татарстанда берәү генә - ул Республика клиник хастаханәсенең акушерлык бүлеге.

Хатын-кызга олы бәхет бүләк итү өчен табибларыбыз зур тырышлык куя. Җитлекми туган сабыйларга да хәзер инде караш башкача. Элегрәк 1 килограмм авырлыкта дөньяга килгән балалар гына исән туганнар дип исәпләнсә, хәзер 500 граммлы нарасыйларны да "кеше итәләр".

Медицина шулкадәр үсеш алды ки, хәзер патологияләрне әле тумаган балада да ачыклыйлар. Менә инде дүртенче елын Татарстанда махсус УЗИ-үзәкләр эшли. Республикабызның төрле шәһәрләрендә ачылган бу учреждениеләрдә 14 атнага кадәрге йөклелеге булган хатын-кызлар тикшерү уза. Бу - төрле тайпылышларны вакытында ачыкларга ярдәм итә.

Николай Володин, медицина фәннәре докторы, профессор, Россия перинаталь медицина белгечләре ассоциациясе президенты:

- Хәзер без элек исән калуы мөмкин түгел дип саналган балаларны да коткарабыз. Бүген перинаталь диагностика ана карынында ук төрле патологияләрне күрергә мөмкинлек бирә. Перинаталь консилиум җыелып йөклелекне алып бару тактикасы төзелә. Бала табу якынлашканда профильле белгечләр җәлеп ителә. Һәм инде сабый дөньяга килгәч, тормышының беренче сәгате, тәүге көне яки беренче атнасында ашыгыч, әмма инде планлы операцияләр уздырыла.

Заманча медицина бала табуда зур мөмкинлекләр ачса да, соңгы елларда әти-әниләргә һәм балаларга ярдәм итү мәсьәләләренә зур игътибар юнәлтелсә дә, итәк тутырып бала табарга җөрьәт итүчеләр бүген бик аз. Ана капиталы, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү һ.б. вәзгыятьне берникадәр тотрыклыландырды үзе. Әмма бу гына җитәрлек түгел, ди белгечләр.

Моннан ике буын элегрәк, әби-бабайларыбыз, хәтта әти-әниләр гаиләсендә дә 5-7 бала тәгәрәшеп үскән. Ул вакытта да ана хезмәте бик авыр булган, билгеле. Декрет ялын тәмамлап та өлгерми эшкә чыгарга ашыккан һәм ачы таңнан караңгы төнгә кадәр колхоз-совхозда, башка урыннарда хезмәт куйган хатын-кызлар ул чакта чын мәгънәсендә батырлык кылган. Хәзер исә авылларда да бер-ике бала табу белән чикләнәләр.

Бүгенге көндә яшьләр, нигездә, ике бала турында хыяллана. Билгеле, бер балалы гаилә тибыннан читләшү дә - шактый алга китеш. Әмма халык санын тотрыклы дәрәҗәдә саклау өчен репродуктив яшьтәге хатын-кызларның уртача бала табу коэффициенты 2,10-2,15 булырга тиеш. Бүген исә Татарстанда ул 1,84не генә тәшкил итә.

Бер яктан караганда, бүгенге демографик вәзгыятьне өметле дип әйтергә мөмкин. Бүген туучылар саны арта, үлүчеләр исәбе кими, халыкның табигый үсеше күзәтелә дип сөйлибез. Соңгы өч елда гына да Татарстанда балалар саны 4 процентка арткан. Әмма халык исәбенең үсеш темплары акрыная икән. Әйтик, 2012 елда, алдагы ел белән чагыштырганда, туучылар саны 4600гә күбәйсә, 2014 елда исә, 2013 елга караганда, 22гә генә арткан. Агымдагы елның 9 аен алып карасак, былтырның шул чоры белән чагыштырганда, дөньяга аваз салган сабыйлар саны 500гә кимегән.

Безнең һәрберебезнең тормышы әни ярдәменнән һәм назыннан, әни көйләгән бишек җырыннан башлана. Гаҗәеп назлы, мәгънәле, ягымлы "әни" сүзе өч хәрефтән генә торса да, кешенең бөтен гомерен үз эченә ала. Җир йөзендәге иң бөек затларга "Атна вакыйгалары" газетасы коллективы да ихлас рәхмәтләрен ирештерә. Һәр хатын-кызга әни булу бәхетен тоюын телибез!

Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 1998 елның 30 гыйнварында кабул ителгән Указда түбәндәге юллар бар: "Аналарның социаль статусын үстерү максатыннан ноябрь аеның соңгы ялын Әниләр көне дип билгеләргә". Нәкъ менә шул көннән алып без ел саен Әниләр көнен ноябрь аенда билгеләп үтәбез.

Бу бәйрәм - балаларның әниләренә карата булган хөрмәтен, мәхәббәтен генә түгел, ә җәмгыять тормышында аналарның тоткан урынын, дәүләтебезне ныгытуда куйган тырышлыгын тану да. Әниләр - гомерләрен башыннан алып ахырынача балаларга багышлаган кешеләр. Алардан башка җәмгыятьнең киләчәге юк.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

intertat.ru

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: