Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Районның иң өлкән кешесе Олы Тиләҗе авылында гомер кичерә.

Районның иң өлкән кешесе Олы Тиләҗе авылында гомер кичерә. Йөзенче яшен ваклаган Оркыя Сәетованың ике күзе күрмәсә дә, колагы ишетә, йорт эчендә күңел күзе ярдәмендә йөри. Ишек алдына һава суларга чыгып керә. Авылның ак әбие улы Альфред, килене Илсөяр, оныгы Алмаз тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Әбинең 7 оныгы, 3 оныкчыгы...

Районның иң өлкән кешесе Олы Тиләҗе авылында гомер кичерә. Йөзенче яшен ваклаган Оркыя Сәетованың ике күзе күрмәсә дә, колагы ишетә, йорт эчендә күңел күзе ярдәмендә йөри. Ишек алдына һава суларга чыгып керә.

Авылның ак әбие улы Альфред, килене Илсөяр, оныгы Алмаз тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Әбинең 7 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Оныклары, оныкчыклары дәү әниләре янында еш кунак була. Бу минутларда әбидән дә бәхетле кеше булмый. "Киленем, улым бик яхшы булдылар, тәрбиялиләр", - ди Оркыя әби.

Оркыя Сәетовага тормышның ачысын - төчесен байтак татырга туры килә. Карачтау авылында туып үскән кыз Тиләҗегә килен булып килә. Ул килен булып килгәндә, йортлары кечкенә була. Бүрәнәнең бер башын ире, икенче башын Оркыя апа күтәреп, яңа йорт җиткезәләр. Үз гомерендә аларга өч йорт салырга туры килә. Бөек Ватан сугышыннан бер аягы имгәнеп кайткан Сәхипгәрәй абый еш авырганлыктан, Оркыя әби ир-ат эшен дә күп башкара. Кайнанасы да усал була. "Туйганчы ризык ашау сирәк эләкте, хәзер тормышлар җәннәт", - ди сабыр әби. Тынгысыз кайнанасы белән 30 ел гомер итә ул. Шунлыктанмы, төп нигезгә килен булып килгән Илсөяр апа белән аңлашып гомер кичерәләр. Хәзер Оркыя әбинең урыны түрдә. Ничек булдыра алалар, якыннары аңа кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыша.

Тулысынча " Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев