Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Рәйханалы китап кулымда

Ак карларга карап, уйга талдым, Учларыма алдым, эреде. Ак бураннар кара хәбәр бирде, Тәнем буйлап салкын йөгерде. Гает иртәсендә китеп барды, Бар табигать әрнеп елады. Киң даладай иркен пакь күңелдән Якты истәлекләр, нур калды. Күз алдымда каләм тоткан куллар, Тәүге хәрефләрне тезгәне Гомер дигән җимеш куагына Шигырь тәлгәшләре элгәне. Гомер...

Ак карларга карап, уйга
талдым,
Учларыма алдым, эреде.
Ак бураннар кара хәбәр
бирде,
Тәнем буйлап салкын
йөгерде.
Гает иртәсендә китеп
барды,
Бар табигать әрнеп
елады.
Киң даладай иркен пакь
күңелдән
Якты истәлекләр, нур
калды.
Күз алдымда каләм
тоткан куллар,
Тәүге хәрефләрне тезгәне
Гомер дигән җимеш
куагына
Шигырь тәлгәшләре
элгәне.
Гомер кыскалыгы нәрсә
соң ул?
Шиңмәс гөлләр калды
юлында.
Җәннәт нуры бизи
каберен дә -
Нәни сабые бар янында.
Шигырьләрен укыйм яшь
аралаш,
Иман аша куам
сагышны.
Рәйханалы китап
кулларымда,
Дога белән бизим
язмышны.
2015 нче елның ноябрь башы. Кулымда вафатына яңарак кына ел тулып узган Миңлегөл апа Хуҗиәхмәтованың шигырьләре һәм мәкаләләре тупланган "Аның күңеле җылы язлар кебек..." исемле китабы. Нинди зур бүләк?! Китапны күрүгә үк: - Исеме дә, тышлыгы да җисеменә бигрәк тә туры килгән инде, - дигән уй йөгереп узды башымнан. Көтмәгәндә, өмет итмәгәндә килеп кергән мондый зур байлыкны кая инде ул кулланмыйча кире кую?! Рәхәтләнеп укыдым. Күпме җылылык, күпме нур, күпме наз хатирәләр тулы бу китапта! Олы Мәтәскә авылы халкы өчен гаять кадерле истәлек, киләчәк буыннарга энҗе-мәрҗәннәрдән дә кыйммәтле тарихи ядкарь инде. Авылыбызның мөхтәрәм заты, абыстае Миңнегөл апаның китабын укыган кеше уйланмыйча калмагандыр. Мин дә уйландым. Миңнегөл апаның арабыздан яшьли киткән Рәйханабыз хакындагы "Аның күңеле дә җылы язлар кебек иде..." мәкаләсенең китапта урын алуы тагын да тәэсирле булды, тагын да тетрәндерде мине. Күңел күбәләгем Рәйханалы ул елларга очты, болай да истән чыкмаган шул мизгелләрне кабат яңартты. Тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татыган, гомеренең чәчәктәй матур бер иртәсендә юл фаҗигасына дучар булып, дөнья белән хушлашкан сеңелебезнең сабый чагын күз алдыма китерәм. Беренче сыйныфка үзем кабул итеп алдым аны. Аллаһ Раббыбыз Рәйханага сәләтне өеп биргән иде, тырышлыкны, уңганлык һәм җитезлекне дә кызганмаган. Җырга-биюгә һәвәс бу бала шигъри җанлы да иде. Ул шигырь сөйләгәндә күзләремнең яшьләнгәне бүгенгедәй хәтеремдә. Өченче сыйныфта укыганда үзе дә яза башлады ул. Рәйхананы уйлаганда аның үзе кебек үк сәләтле күрше кызы, дусты Айгөл Әскәрованы да күз алдына китерәм мин. Алар мәктәптә дә, уенда да гел бергә иделәр. Айгөл дә яза. Дәресләрдән соң бергәләп тикшерәбез, мин киңәшләр бирә-бирә төзәтәм. Газета-журнал битләрендә урын алган шигырьләрне бергәләп укыйбыз да куанабыз. Гел "5" билгеләренә генә уку да аларга һичнинди авырлыксыз бирелде.
Зур-зур сынауларга дучар булып та сынмаган-сыгылмаган күркәм холыклы Рәйхана сеңелебезнең гомере шулай кыска булыр дип кем уйлаган?! Бар да Хак Тәгалә кулында шул. Гомерен авыл халкына хезмәткә багышлап изгелекләр җыйган Миңнегөл апабыз да юк.... Әмма алар әле бүген дә хәерле гамәлләренең савапларын арттыралар. Алардан калган истәлекләрне укып җылынган күңелләрдән таралган нур бу күркәм затларның мәңгелек йортларын тагын да ныграк яктырта, тагын да ныграк зиннәтлидер дип өметләнергә нигез бар. Миңнегөл апа Хуҗиәхмәтованың йөрәге белән язылган бу китап һәркем өчен дә кадерледер дип уйлыйм. Аны укып, күпләр якты дөнья белән хушлашкан якыннарын кабат-кабат искә алып, изге догаларын юллыйлардыр, хатирәләрен яңарталардыр, исәннәрнең изге изге эшләре белән горурланалардыр.... "Аның күңеле җылы язлар кебек" китабын эшкәртеп, укучылар кулына тапшыруда үзеннән өлеш керткән һәркемгә Аллаһ Раббыбызның да, безнең дә рәхмәтләребез яусын. Миңнегөл апага да, Рәйханага да, гомумән, бу дөньядан киткән барлык иман ияләренә җәннәт насыйп булсын, диясем килә. Амин.
Рәйсә Ахунова,
Түбән Кама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар