Теләче Информ

Сөенче (ХИКӘЯ)

Җәмиләсенең, йортын-балаларын калдырып, алдан барып ятасы килмәсә дә, Надир корсагы иягенә җиткән хатынының тулгагы башланганны көтмәде, йөк машинасының кабинасына чак сыйдырып, аны район үзәгендә урнашкан хастаханәгә алып китте. Бу арада биле борчыганга да зарланып алды хатыны. Ярый, машина үз кулында, анысы әйбәт. Шулай да, баланың кайчан туганын минуты-сәгатенә хәтле алдан...

Җәмиләсенең, йортын-балаларын калдырып, алдан барып ятасы килмәсә дә, Надир корсагы иягенә җиткән хатынының тулгагы башланганны көтмәде, йөк машинасының кабинасына чак сыйдырып, аны район үзәгендә урнашкан хастаханәгә алып китте. Бу арада биле борчыганга да зарланып алды хатыны.

Ярый, машина үз кулында, анысы әйбәт. Шулай да, баланың кайчан туганын минуты-сәгатенә хәтле алдан белеп булмый. Әллә бүген, әллә иртәгә. Биш минутка соңга калуга караганда, ун минутка алдан бару хәерле. Юлларны кар баса башласа да, тиз генә ачмыйлар. Аннары, хатыны күпме тукып торса да, Надирның да әзрәк, аның юклыгыннан файдаланып, иркенләп "сыйланып" аласы килә. Шундый бит инде бу хатын-кызлар, гел алар теләгәнчә булсын. Авызга әз генә капсаң да, чәрелди башлыйлар.
Җәмиләсе бүген аеруча бәйләнчек. Юл буена: "Надир, эчә күрмә берүк, кеше булсаң, эчә күрмә генә", - дип бертуктаусыз тукып барды. Иренең, ярар, ярар, дип баш кагуына да бик ышанмады кебек. Әз генә тынып тора да, тагын үзенекен сөйли: "Надиркаем, ике малай синең өстә кала. Алар хакына эчә күрмә, зинһар", - дип тагын үзенекен башлый. Надирның хәтта вакыты белән ачуы да кабарды. Тик авырлы хатыны белән бәйләнешәсе килмәде, телен тешләде: "Бу хатыннарны да әйтер идем инде!". Сүзне икенчегә борыр өчен генә булса да, әйтеп куйды: "Әй суыклыгы быел кышның!"
Юлның ватык-бозык җирләрендә машинасын бик сикертмәскә тырышып, җай гына бара торгач, хастаханәгә дә килеп җиттеләр. Кулына төенчеген тотып утырган Җәмилә кабинадан чыгарга ашыкмады. Утырган җиреннән җайсыз булса да, борылып, иренең күзләренә төбәлде: "Надир, мин сиңа ышанам... Өйне, балаларны сакла берүк...". Түземлеге төкәнә башлаган Надир хатынын акыртып куйды: "Ярар дим бит инде! Бер балык башын күпме чәйнәргә була?!". Җәмилә җавапка иренең кулларын авырттырырлык итеп кысты да, әкрен генә кабинадан төшеп, хастаханә ягына атлады. Хатынын балалар тудыру бүлегенә кабул иткәнче, Надир шактый гына көтеп утырды. Инде кайтырга дип кузгалган ирен Җәмиләнең һаман да яныннан җибәрәсе килмәде. Шәфкать туташы үзен ашыктыра башлагач та, Надирның җиңеннән тотып, күзләренә карады: "Балаларны кара...". Әллә нинди, моңарчы күренмәгән, сәбәбе билгесез курку, өркү шәйләнә иде аның карашында. Надирның хатынын тынычландырасы килеп китте: "Борчылма, дим бит. Беренче кат кына калдырмыйсың безне аулак өйдә". Ишектән чыкканда Надир хатынына борылып карыйсы итте. Аның карашын сизгәндәй, баскычтан менеп барган Җәмилә дә иренә борылып карады...
Надир район үзәгендәге йомышларын үтәгәнче, берникадәр вакыт үтте. Ир, азык-түлек кибетенә кереп, ике улына тәмле-татлы күчтәнәчләр алды. Киштәгә кукраеп тезелгән акбашлы шешәләргә карап торды да, үзенә дә сый алды. Тагын бер-ике җиргә тукталып, авылга кайтып кергәндә кышкы кыска көн кичкә авыша башлаган иде инде. Идәра янында басып торган бухгалтер хатын Мәдинә, кулын болгап, Надирның машинасын туктатты. "Әле генә шалтыраттылар. Ай да Җәмиләң булдыра! Иртән генә алып киткән идең, шул арада кыз да табып өлгергән!" , - хәбәр итте хатын елмаеп. - Сөенче синнән! Сөенче!
Надир шатлыгыннан колач җитмәслек юан Мәдинәне, күтәреп, бер-ике әйләндерде дә: "Булыр сиңа сөенче!" - дип өенә очты.
Ул кайтып кергәндә, алты яшьлек олы улы Камил ике яшькә кечерәк энекәше Иршат белән яңа алган төсле телевизор карап яталар иде. Надир бу кибетләрдә яңа гына күренә башлаган замана могҗизасын, хакына карамыйча, бер-ике көн элек кенә, берничә ай акча җыеп, район үзәгеннән барып алган иде. Моңа хәтле ак-каралы телевизордан башканы күрмәгән балаларның шул төсле телевизорга исләре, ушлары китте. Надир белән Җәмилә дә, бәләкәй балалармыни, бу хәтле ачык, бу хәтле төрле буяуларга шак катканнар иде.
Ике малай яңа телевизорга шул хәтле мөккибән китеп утыралар, хәтта әтиләренең кайтып, сеңелкәшегез туды бит, сөенче! дигән сүзләрен дә ишетсәләр ишеттеләр, ишетмәсәләр юк. Ә Надирның шатлыгы эченә сыймый иде. Сыярлыкмы соң?! Җәмиләсе белән күпме көттеләр алар кыз! Әй дә булдыра Җәмилә! Аның тазалыгы өчен тотып куймый булмый! Әй дә булдыра хатын! Аннан әти кеше булдырмыймени? Ул да булдыра! Тоттык әти кеше өчен! Ә кызның кечкенә тәпиен юарга кирәкмимени?! Кирәк! Шактый гына исереп өлгерсә дә, Надирга бу гына аз күренде. Алпан-тилпән атлап, кибеткә юнәлде. Кибет алдында басып торучы мәңгелек сәрхүшләрне ярыйсы гына сыйлап, бәйрәмен дәвам итте: "Сөенче..!"
Кесәсенә ике акбашны тыккан әтиләре чак-чак атлап ишектән кергәндә, Камил белән Иршат яңа телевизорны яртылаш сүтеп яталар иде инде. Каршысына, кара, әти, нинди лампочка! дип килеп җиткән Иршатка Надир томанлы күзләре белән карап торды да: "Ах сез эт балалары!" - дип ачуыннан сүгенә-сүгенә, улының кулындагы лампаны идәнгә ыргытты. Малайларны елата-елата, икесен дә җилкәләреннән тотып, ишек алдына сөйрәп алып чыгып китте...
... Надир башы чатнавыннан уянып китте дә әле генә күргән төшен искә төшерергә маташты. Җәмиләсе, яңа туган кызларын күкрәгенә кысып, урам буйлап килә. Тик каршысына килгән Надирны күрә дә, кире борылып йөгерә... Нинди сәер төш...
Ярым исерек Надир, урыныннан чак-чак торып, су эчте. Кире урынына ятарга теләп, диванына авам дигәндә, аяклары идәндә яткан ниндидер пыялага бастылар. Надир, ямьсез сүгенеп, ут кабызды... Идәндә яртылаш сүтелгән төсле телевизор... Ватык пыяла кисәкләре... Бу ни хәл бу? Ә малайлар кая? Ирне кинәт яшен суккандай булды... Ул, киенеп-нитеп тормыйча, тышка атылып чыкты. Келәт ишегенең йозагын суырып алды һәм катып калды... Келәтнең бер мөешендә, бер-берсенә сыенып, ике бала утыра. Камил энекәшен иске капчыкларга төрсә дә, кышның челлә салкынында ике малай да суынып өлгергәннәр иде инде... Надир, яраланган ерткычтай бәргәләнеп, балалары янына егылды. Бераздан төнге тынлыкта, бөтен авылны сискәндереп, мылтык шартлаган тавыш ишетелде...

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА
Матбугат.ру

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: