Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Шәтке авылыннан оста токарь Гыйльфан Мозаффаров янына ераклардан катлаулы детальләр кырдырырга киләләр

Быелгы урак барышында республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районының "Алга" хуҗалыгында комбайнчы булып эшләүче 22 яшьлек студент кыз, "Татарстан гүзәле" Ләйлә Вәлиуллинаның җиң сызганып ирләр эшенә алынуына соклануын белдерде. Ул чакта республика башлыгы, без -журналистларга да, Ләйлә кебек эшсөярләр турында күбрәк язарга, сөйләргә кирәклеген искәрткән иде. Кызганыч, соңгы егерме-утыз елда...

Быелгы урак барышында республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районының "Алга" хуҗалыгында комбайнчы булып эшләүче 22 яшьлек студент кыз, "Татарстан гүзәле" Ләйлә Вәлиуллинаның җиң сызганып ирләр эшенә алынуына соклануын белдерде. Ул чакта республика башлыгы, без -журналистларга да, Ләйлә кебек эшсөярләр турында күбрәк язарга, сөйләргә кирәклеген искәрткән иде.

Кызганыч, соңгы егерме-утыз елда эфирга, газета-журнал битләренә укучыны, тыңлаучыны, тамашачыны шаккатыруга, тираж җыюга корылган язмалар, тапшырулар "хуҗа булды". Хезмәт куймыйча гына, җиңел юл белән акча эшләп, дөнья көтүчеләр көн геройларына әверелделәр. Җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәтендә токарь, фрезеровщик булып эшләүче Гыйльфан Мозаффаров кебек ир-егетләрнең дә рәсеме Ләйләнеке кебек газета битләреннән төшмәскә хакы бар. Бүген эшче образының дәрәҗәсе кире кайтуына ышаныч зур. Шөкер, республикада яшьләрне эшче һөнәрләренә җәлеп итү максатыннан чаралар күрелә башлады.
Язма герое Гыйльфанны авылдашлары, ширкәт җитәкчелеге үз эшенең остасы буларак белә. Теге яки бу детальне кырып бирүне сорап, хәтта Казан заводларыннан да киләләр икән үзенә. "Ул эшли алмаган деталь юк!", - ди авылдашлары, аның осталыгына югары бәя биреп. Гыйльфан күпчелек вакытын ишегалдында урнашкан остаханәсендә үткәрә. Биредә ул үзенә эшләр, иҗат итәр өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырган. Берничә станогы бар. Аның берсен металл җыю пунктыннан алып кайтса, икенчесен, заводта кулланудан чыкканын юнәткән. "Металл чүплеге минем өчен стихия, аңа тап булу - минем өчен зур бәхет", - ди Гыйльфан хезмәтенең үзенчәлеге хакында.
- Карап, майлап торганда эшләячәкләр. Бер төн эчендә үзләрендә Калашников автоматы ясап чыгарга була, - диде героем, шаяртып, эш коралларының күплегенә сөенеп. Бүген шәһәрләрдә эш бирүчеләр Гыйльфан кебек оста, төгәл токарьны эшкә биш куллап алырга риза. Гыйльфан кебек алтын куллы эшчеләрнең хезмәте югары бәяләнә шәһәрләрдә. Чөнки республика токарь, инженер, механик белгечлекләренә зур кытлык кичерә. Кичә икътисадчы, хисапчы, юрист белгечлекләре алган студентларның бүген шактые үз белгечлекләре буенча эш таба алмый. Ә Гыйльфан - авылдашлары бәхете. Аны бу эшнең нечкәлекләренә авылдашы Камил ага Насыйров төшендерсә, осталыкка үзлегеннән ирешә. Туган төбәгенә, авылдашларына тугрылык саклаган хәлдә, эшен яратып, җиренә җиткереп башкара Гыйльфан. Ымсындыргыч тәкъдимнәр күп булса да, ул туган төбәген, авылдашларын ташлап китми. Аның да станогы ярсый-ярсый тимер "кимерә"... Җитәкчеләрнең, авылдашларының мактау сүзләрен күп ишетә, үзен зурлыйлар, хөрмәт итәләр. Хәзер ул дәү әти, хәләл җефетенең, балаларының, оныкларының ныклы терәге, киңәшчесе, гаилә җылысын саклаучы.
Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев