Теләче Информ

«Ә син аек баш белән нишләп шушы адәм ыстырамын түзеп яшәдең?» [тормыш хәле]

Ир белән гомер буе интегеп яшәдем. Өйләнешүгә эчәргә тотынган иде, бүгенәчә эчә әле, туктаганы юк. Шуның аркасында кеше арасына да матурлап, парлап чыгып йөргән булмады, теләгәнне ашап, теләгәнне киеп булмады. Башка хатыннарның күлмәкләренә кызыгып яшәдем. //Безнең авыл гыйбрәте// Әмма үз гомеремдә бер генә тапкыр булса да үзем теләгән, күзем төшкән...

Ир белән гомер буе интегеп яшәдем. Өйләнешүгә эчәргә тотынган иде, бүгенәчә эчә әле, туктаганы юк. Шуның аркасында кеше арасына да матурлап, парлап чыгып йөргән булмады, теләгәнне ашап, теләгәнне киеп булмады. Башка хатыннарның күлмәкләренә кызыгып яшәдем. //Безнең авыл гыйбрәте//

Әмма үз гомеремдә бер генә тапкыр булса да үзем теләгән, күзем төшкән кием ала алмадым. Кайсы очсызрак - шуны алдым. Яки кем бирә, шуны кидем. Күршеләремнең кызы минем белән бер яшьлек хатын иде, ул шәһәрдә яшәде, ире дә әйбәт иде, ата-аналары янына еш кайтып йөрделәр. Шушы хатын миңа кайчак үзенең киемнәрен бирә иде. "Яраса, шикләнмичә ки! Ташларга кул бармый, бер дигән бит әле алар", - дия иде. И-и, кая инде ул шикләнүләр! Аның киемнәреннән нык уңдым мин. Миңа караганда бераз тазарак иде ул, ә мин исерек белән изелеп яшәгәч, артыгын җәелеп китә алмадым. Кайсына кереш тегеп, кайсын кисеп, үземә яраклаштырып кия торган идем. Эчкән кеше "гаиләм бар", "тормышка кирәк" дими бит ул. Минеке дә гомере буе үзенең акчасын эчеп бетереп барды. Үзенеке беткәч, бар, алып кайт, күз алдыңда үләм бит, дип кибеткә җибәрә иде. Исереккә иртән дә кирәк бит аңа.
Алып кайтсам - акча бетә, алмасам - кара тавышка, сугышка китә. Менә шушы икене сайлап яшәдем гомергә. Ике бала, кем кертсә, шунда кунып үстеләр. Үземнең әни ничек яшәгәнемне белеп торды. Әмма "кайт" димәде. "Барган җиреңдә таш бул", - дип кенә әйтер иде. "Бер туктар, көт", - дигәнен дә әйтте. Шулай, барган җирдә таш булып, якты киләчәккә өметләнеп, картлыкка аяк бастык менә. Яшь вакытта бүгенге акылларым булса, әнине тыңламыйча булса да китәр идем иремнән. Кеше ни әйтер дигәнгә дә карыйсы түгел икән, үзеңне кайгыртып һәм балаларны тәрбияләп яшәргә кирәк. Ә мин гомерем буе исерек көйләп яшәдем. Бик авыр чакларда китәргә талпынып та караганым булды. Әмма кайда чыгып китәсең? Ике бала белән кем көтеп тора, кайда урнашасың? Шулай дип торып калдым. Безнең авылда бер хатын аерылып кайтты шулай. Аның өч баласы иде әле, минекенә караганда күбрәк тә. Күрше авылда иде ул кияүдә. Моның да ире эчеп, гаиләсенә тормыш күрсәтмәгән. Бу хатын шуннан качып, төп йортына, әнкәсе янына кайтып ауды. Йортта буй җиткән энекәше дә бар иде әле, җитмәсә. Берәр елдан соң энекәше өйләнеп, йортка килен төшерде. Бу хатын балалар бакчасында иде ул чагында эштә. Колхозда эшләсәң, финский йорт бирербез дигәч, колхозга чыкты, унбиш еллап сыер сауды. Колхоз аңа зур гына йорт салып бирде, ул балалары белән шунда күчеп чыкты. Ялгыз хатын, ире дә юк, берүзенә өч бала дип, бар да булыштылар. Сорап барса, колхоз икмәген дә бүлеп бирә иде. Ә мин ирле булып яшәгәч, боларның берсен дә күрмәдем. Барысын үзем тартып бардым. Соң, аерылып, мин дә шулай ике бала белән колхозга урнашсам, калдырмаслар иде бит. Ул чагында колхозлар миллионер, колхозчы тук иде. Китсәң, яшь чакта гына китеп, яңа баштан тормыш корып була. Бер калдыңмы - юк инде, каласың. Хәзер тормышны ничек яңа баштан корасың ди? Оныклар үсеп килә бит инде, кая мин тормыш башлыйм. Бу хатынга да шуны әйтсем килә: яратмасаң, бик интегеп яшәсәң, кит син иреңнән. Йортлы да булырсың, насыйбың чыгып, кабат кияүгә дә чыгарсың. Акыл картайгач кына килә икән ул, әмма соң була. Картайгач, иргә ачу да килми хәтта. Үземә күбрәк ачуланам. "Ярар ла ул исерек баш берни уйламыйча яшәде, аңа хәзер дә ике дөнья бер. Ә син соң, син аек баш белән нишләп шушы адәм ыстырамын түзеп яшәдең?" - дип, үз-үземнән сорыйм. Сөйләсәң, китап язарлык моң-зар түгәргә була. Башка хатыннар җәй көне отпускылар алып, рәхәтләнеп ял итәләр иде. Ирләре белән санаторийларга, тагын әллә кайларга йөрделәр. Ә мин, акча булсын дип, гел алар урына кала идем. Башта берсен ял иттерәм, аннары икенчесе урынына калам. Әле шулай эшләп тә көчкә җиткерә идем. Ичмасам, бер генә хезмәт хакымны да тулысынча үземә тотмаганмын, дип үкенәм. Үземнең акчамны үземә тота алма инде! Аласы бар иде матур күлмәк, пәлтәләр, озын кунычлы сапожкилар! Башка хатыннар шулай киенеп йөрде бит, гел үзләрен карадылар. Ир дә үз ягына җүләр түгел: кибеткә кайткан бер аракыны эчеп карамыйча тынычланмый иде. Әйтәм бит, сөйләсәң сүз. Тоташ үкенечкә калмасын дисәң, исерек белән яшәргә генә кирәк түгел. Барлык яшь хатыннарга да шушы бер генә сүз минем. +

Рәмзия Ә., Мөслим.

Татар Тодау

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: