29 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Татарстанның дүрт районы сөт җитештерүдә узган елдан калыша
Татарстанның дүрт районы Буа, Апас, Кайбыч, Минзәлә районнары сөт җитештерүдә узган елгы күрсәткечләрдән калыша. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстанда бер көнгә уртача 3304,6 тонна сөт савыла. Бу бер сыерга 13,8 кило сөт туры килә дигән сүз. Сөт җитештерүдә алдынгы районнар - Кукмара,...
-
Юл кагыйдәләрен беләсезме?
Машина йөртү таныклыгының яраклылык вакыты чыккан "тимер ат" хуҗаларына юл кагыйдәләрен белүен яңадан исбатларга туры килергә мөмкин. Россия автомәктәпләре берлеге андыйларга кабаттан имтихан тапшыртырга тәкъдим итә. Проект авторлары фикеренчә, бүген машина йөртү таныклыгының яраклылык вакыты чыккан кешеләр аны моннан ун ел элек алган. "Ә бу вакытта исә юл кагыйдәләрен белү-белмәүгә...
-
Казанда йортка бәрелгән машинага ут капкан (ВИДЕО)
Казанның Спартак урамында юл һәлакәте нәтиҗәсендә машина тротуарга очып менгән, аннан йорт диварына бәрелгән һәм яна башлаган. Бу хакта социаль челтәрне кулланучылар хәбәр итә. Мәгълүматларга караганда, машина тулысынча янып беткән. Матбугат.ру
-
«Ә син аек баш белән нишләп шушы адәм ыстырамын түзеп яшәдең?» [тормыш хәле]
Ир белән гомер буе интегеп яшәдем. Өйләнешүгә эчәргә тотынган иде, бүгенәчә эчә әле, туктаганы юк. Шуның аркасында кеше арасына да матурлап, парлап чыгып йөргән булмады, теләгәнне ашап, теләгәнне киеп булмады. Башка хатыннарның күлмәкләренә кызыгып яшәдем. //Безнең авыл гыйбрәте// Әмма үз гомеремдә бер генә тапкыр булса да үзем теләгән, күзем төшкән...
-
Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә
. Татарстан синоптиклары иртәгә республикада буран һәм көчле җил чыгу ихтималын җиткерде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән буран чыгачак, буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кимергә мөмкин, диелә хәбәрдә. Монанн тыш республикада урыны белән көньяктан искән...
-
Көзге моң
Гөлнур Айзат. Данисның күптән хатыны каберенә килгәне юк иде. Вакыт җитмәүдән дә түгел. Авыр аңа монда килү, бик авыр! Сания каберенә килгән саен үз гаебенең бар авырлыгын күтәрә алмый, тәнен генә түгел, күңелен таш баса, үзен аның үлемендә битәрли... Күз яшьләрен күрсәтергә яратмаса да, вакытсыз гүргә кергән хатыны үлемендә үзен...
-
Люция Хәмитова: “Театрга мәхәббәтем шулкадәр көчле булган, хәтта әтигә каршы барганмын”
Г.Камал театрның әйдәп баручы актрисасы, Яңа ел телесериалларында уйнаучы, быел юбилеен билгеләп узучы Люция Хәмитова белән театр бинасында очраштык. - Люция ханым, күптән түгел Камал театрында гөрләп 50 яшьлек юбилеегызны уздырдыгыз. Котлыйбыз! Күңел паспорттагы яшькә ышанамы? - Адәм баласы үзенең яшен берничек тә кабул итә алмыйдыр инде ул. Ләкин "картаям"...
-
Бавырсак
Рецепт. 6 йомырканы яхшылап күпертәбез,100 мл сөт, ярты чәй калагы камыр күперткеч(разрыхлитель), бер аш калагы шикәр комы(өеп түгел) , бер чеметем тоз, акрынлап иләнгән он кушып камыр басабыз, Камыр йомшак була. Йомшак булса да кулга ябышмаслык дияр идем. Өстен каплап бераз ял иттерәбез. Камыр ял иткәндә ике савытка сыек май...
-
Казанда өч җиңел автомобиль һәм бер пассажир автобусы бәрелешкән
Казанның Совет районында өч җиңел автомобиль һәм 45нче маршрут автобусы бәрелешкән. Авария бүген иртәнге 9да Академик Завойский һәм Юлиус Фучик урамнары чатында килеп чыккан. Шәһәр транспортында утырып барган пассажир әйтүенчә, автобус алда барган җиңел автомобильгә килеп бәрелгән, чөнки тегесе аның алдында кисәк тормозга баскан. Моннан тыш, тагын ике җиңел машина...
-
Аксубай шәhәрендә “Мини-футболны - мәктәпкә” ярышлары булып узды
27-28 нче гыйнвар көннәрендә Аксубай шәhәрендә 2004-2005 нче елгы малайлар hәм кызлар арасында Татарстан Республикасының Гомумроссия проекты кысаларында "Мини-футболны - мәктәпкә" ярышлары булып узды. Безнең район командасын өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Артур Рөстәм улы, Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы җитәкчелегендәге Теләче урта мәктәбе укучылары яклады. 27нче гыйнвар көнендә,кызлар арасында,ярышта Яр...
-
Байлар Сабасында чаңгыда ярышырга журналистлар, артистлар җыелды [фото]
28 гыйнварда Байлар Сабасында TIMERMAN дип исемләнгән чаңгы ярышында Татарстанның билгеле җитәкчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Алар арасында журналистлар, артистлар да бар. //Tatar today// Байлар Сабасындагы чаңгы ярышы ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Саба районы хакимияте, аның башлыгы Рәис Миңнеханов теләктәшлеге, ярдәме белән үткәрелә. «Айфара» төркеменнән Алмаз да чаңгы...
-
Башкортстандагы һәлакәттә әнисе белән улының гомере өзелгән, биш кеше имгәнгән
Башкортстанның Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган, - дип хәбәр иттеләр Башкортстан Республикасы буена ЮХИДИ матбугат хезмәтендә, дип яза UFA1.ru сайты. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Бүздәк-Чакмагыш - Дүртөйле юлының 64 нче...
-
Тиз әзерләнә торган ризык файдалымы?
Соңгы елларда халык арасында тиз әзерләнә торган ризыклар модага керде. Бер уйлаганда, аны әзерләү дә җиңел. "Макдоналдс"ларга, кафе-бистроларга кергәндә, без андагы ризыкларның файдасы яки зыяны турында уйланабызмы? Анда керүчеләр нәрсә белән туклана икән? Әйдәгез, бергәләп күз салыйк. Гадәттә, биредә гамбургер яки чизбургер, кыздырылган тозлы бәрәңге һәм кока-кола, фанта кебек газлы...
-
Хәерле иртә, Теләче!
Менә тагын яңа эш атнасы башланып китте. Урамда һаман карлы,буранлы, кояшсыз һава торышы хакимлек итә. Ә без сезгә хәерле иртә һәм күңелле эш атнасы теләп калабыз.