Хәзерге заманда теләсә-кайсы вакыйга шул ук cекундта дөнья буенча яшен тизлегендә тарала. Әле моннан берничә дистә еллар элек кенә совет гражданнары цензура иләге аша узган яңалыкларны гына укыйлар, тыңлыйлар иде. Кайбер фаҗигале һәлакәтләрне гомумән җиде йозак астында тотканнар. Үзгәреш җиле исә башлагач кына, акрынлап аларның архивлардагы «яшерен» грифын алганнар.
Метродагы фаҗига
1982 елның 17 февралендә Мәскәү метросында бер эскалатор ватыла. Халык белән шыгрым тулган баскыч тизлеген арттырганнан-арттырып аска оча башлый. Тормозлары, шул исәптән авария тормозы да эшләми. 8 кеше һәлак була, биш дистәләп кеше сырхауханәгә озатыла. Кичке газетада метро эскалаторында вак техник ватылу булды дигән кечкенә генә хәбәр урнаштырыла. Корбаннарның саны исә бөтенләй күрсәтелми.
Самолет йортны таранлый
Хатыны белән ызгышкач, Владимир Серков үч алыр өчен Ан-2 самолетын урлый. Ул очкычны һавага күтәрә һәм хатыны, кечкенә баласы яшәгән биш катлы йортка таба юнәлтә. Бәхеткә каршы, ул вакытта фатирда кеше булмый. Самолет өченче катка килеп бәрелә. Карак пилот шунда ук һәлак була. Йортта чыккан янгын тагын биш кешенең гомерен өзә. 1976 елда булган фаҗига документларыннан ФСБ “яшерен” грифын 2000 елда гына ала.
Байконурда шартлау
1960 елның 24 октябрендә ашыгулар аркасында космодромда Р-16 баллистик ракетасы шартлый. Ул вакытта салкын сугышның кызган чагы. Советлар Союзына исә Америкага үз көчен күрсәтү өчен кораллануны тизләтергә кирәк. Ракетаны очырту алдыннан рәтләп тикшермиләр дә. Шартлаудан соң чыккан янгында 120 кеше тереләй янып үлә. Документлар 1991 елда гына архивтан чыгарыла.
Стадиондагы этеш-төртеш
“Спартак” (Мәскәү) һәм “Хаарлема” (Голландия) командаларының футбол уйнаганын карарга килгән җанатарлар белән Лужники стадионы шыгрым тула. Ни әйтсәң дә, 1982 ел өчен спортта бу зур вакыйга. Беренче тайм азагына кадәр “Спартак” уенны 1:0 исәбе белән алып бара һәм тамашачылар башка сюрприз көтмичә, чыгарга бердәнбер ачык калган капкага юнәләләр. Шул вакытны Мәскәү командасы тагын бер гол кертмәсенме! Халык кире трибунага ыргыла. Килеп чыккан этеш-төртештә 70 кеше һәлак була. Бу фаҗигане “Вечерняя Москва” газетасы “берничә кеше зыян күрде” дип язып чыга.
Космонавтның коточкыч үлеме
Әгәр дә бу фаҗига булмаса, бәлки Гагарин беренче булып галәмгә очмас иде. Ул вакытта Валентин Бондаренко булачак иң өметле космонавтлардан санала. Ләкин сурдобарокамерадагы күнегүләрнең берсе фаҗига белән тәмамлана (1961 ел). Егет ялгыш спиртлы тастымалны уттай кызган спираль өстенә төшерә һәм камерада янгын чыга. Түбән басым аркасында камера ишеген ярты сәгать буе ача алмыйлар. Тышта каушап калган кешеләр 24 яшьлек егетнең тереләй янганын карап торырга гына мәҗбүр булалар. Бондаренконың фаҗигасен халык бары тик 1986 елда гына белде.
Нет комментариев