20 июнь 2018 яңалыклары
-
Чаллыда исерек машина йөртүче пенсионерны таптаткан
Чаллыда исерек машина йөртүче пенсионерны таптаткан һәм бу хатын-кыз үлгән. Юл-транспорт һәлакәте 19 июньдә кичке сәгать унынчы яртыда Муса Җәлил проспектында килеп чыккан. “Шкода Октавиа”ның 43 яшьлек йөртүчесе автостанция тирәсендә светофорның кызыл утына чыгып, “зебра”дан чыгып баручы 65 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Шуннан соң, ул каршы як хәрәкәт юлына чыгып киткән һәм ике автомобиль — “Рено Сандеро” һәм “Судзуки СХ4” белән бәрелешкән.
-
Сабантуйда уйнатылган отышлы билетлар
Ел саен Сабантуй бәйрәмендә лотерея уены үткәрелә. Бәхетле билет ияләре бәйрәмнән зур бүләкләр белән кайтып китә.
-
Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай: Дөнья чемпионатының Россиядә, Казанда узуы бик яхшы
Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай футболга мөнәсәбәтен әйтте.
-
Орымширмә авылында яшәүче Мөнирә Зиннәтуллинаны район җитәкчелеге тәбрик итте
20 июнь көнне Орымширмә авылында яшәүче Мөнирә Зиннәтуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
-
СССР серләре: Әгәр бу фаҗига булмаса, Гагарин беренче булып очмас иде
Хәзерге заманда теләсә-кайсы вакыйга шул ук cекундта дөнья буенча яшен тизлегендә тарала. Әле моннан берничә дистә еллар элек кенә совет гражданнары цензура иләге аша узган яңалыкларны гына укыйлар, тыңлыйлар иде. Кайбер фаҗигале һәлакәтләрне гомумән җиде йозак астында тотканнар. Үзгәреш җиле исә башлагач кына, акрынлап аларның архивлардагы «яшерен» грифын алганнар.
-
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән хәйрия концертлары уздыра
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында оештырылачак хәйрия концертларының беренче икесендә Салават Фәтхетдинов һәм аның сәхнәдәш дуслары катнаша. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында филармониянең хәйрия концертларына багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә билгеле булды