Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Таһир Якуповның якты истәлегенә багышланган язма

Исемнәре халкыбызның күңеленә мәңгегә уелып калырдай олугъ шәхесләребез бар. Сөекле җырчыбыз Таһир Якупов шундый улларыбызның берсе. Таһир авылда туса да, сабый чагында, әти-әнисе Казанга күчеп килә. Сабый булгач, бу хәлләр, әлбәттә, аның хәтерендә сакланмаган. Таһирның бәхете шунда: ул Казанның татар рухы нык сакланган төбәгендә - Яңа бистәдә үсә, татар мәктәбендә...

Исемнәре халкыбызның күңеленә мәңгегә уелып калырдай олугъ шәхесләребез бар. Сөекле җырчыбыз Таһир Якупов шундый улларыбызның берсе. Таһир авылда туса да, сабый чагында, әти-әнисе Казанга күчеп килә. Сабый булгач, бу хәлләр, әлбәттә, аның хәтерендә сакланмаган.

Таһирның бәхете шунда: ул Казанның татар рухы нык сакланган төбәгендә - Яңа бистәдә үсә, татар мәктәбендә укый. Таһир җыр дөньясына балачактан ук тартыла.

Икенче сыйныфта укыганда, Таһирның күзе бию, җыр түгәрәкләре оештырылуы турында язылган белдерүгә төшә. Малайның шуклык бөркеп торган йөзе кабынып китә, чандыр гәүдәсен көннәр буе Яңа бистәнең бер башыннан икенче башына йөгертеп йөрткән елгыр аяклары үзләреннән үзләре тыпырдап куялар. "Бию түгәрәгенә язылам!" - ди ул...

Менә түгәрәккә язылганга да байтак вакыт үтте инде. Ярыйсы гына биергә өйрәнеп килә бугай. Ләкин концерт куяр көн җиттеме, хор җитәкчесе Мостафа ага Сәләхетдинов Таһирны, кулыннан җитәкләп, үзе белән алып китә. Мәктәптә сәхнә юк. Буе кечкенә булганга тамашачыларга күренсен дип, Таһирны урындыкка бастырып җырлаталар. Җыр беткәч, алкышлар яңгырый. Аны тагын чакырып җырлаталар.

Ел саен үткәрелә торган олимпиадаларда җырчылар арасыннан Таһирга тиңнәр табылмый. Озакламый ул шәһәр үзешчән сәнгать фестивалендә беренче урынны ала. Дүртенче сыйныфта аны радиога чакыралар.

Таһир, бар каушауларын онытып, "Чишмә җыры"н сузып җибәрә. Кара әле, моннан нәкъ чишмә тавышы чыга икән бит! Әллә эчендә челтерәп агып ятучы чишмәсе бар микән аның? Аннары, "Туган тел"не язалар. Өч көннән соң, ул үз авазын радиодан ишетә. Үзеңне тыңлау бик кызык икән ул. Үзең дә, үзең түгел дә кебек.

Берничә көн үтүгә, радиога, Таһирның җырлавын сорап, хатлар килә башлый. Шуннан соң "Туган тел" белән "Чишмә җыры" яңгырамаган ял концертлары сирәк була. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Таһир заводка өйрәнчек булып керергә карар кыла. "Әтинең дә сәламәтлеге бик шәптән түгел, әнигә дә эш күп, укуны кичке мәктәптә дәвам итәргә дә була бит," - дип уйлый ул.

Бу вакытларда үзенә тормыш юлы сайлап, һичшиксез, җырчы булырга дигән карарга килә дә инде Таһир. Ул эштән соң йөреп, Халык иҗаты йорты каршындагы хор-дирижерлык курсларында укый башлый. Монда аңа музыка грамотасы өйрәнергә, сальфеджио, вокал, ритмика, фортепьяно дәресләрен дә үтәргә туры килә.

Ике ел буе курсларга йөреп, җыр техникасын тырышып үзләштергәннән соң, инде репертуары да шактый баеган, башкару осталыгы арткан Таһир филармониягә килә.

Ул вакыттагы бию ансамбле җитәкчесе Җәвид Котдусов Таһирның тумыштан килгән һәм саф тавышлы, үзенә генә хас җырлау манерасын, җырлаганда һәр сүзне, һәр җөмләне бөтен барлыгы белән моң сугарып яисә кирәк урында җиңел юморга төреп бирә белүен бик тиз күреп ала. Шушы көннән башлап, Котдусов аның алыштыргысыз укытучысына әверелә. "Мактарлык чакта күтәреп алып, кирәк вакытта каты итеп ачулана да белә иде," - ди Таһир ага аның турында.

Бервакыт татар җырларын язып алу өчен филармония җырчыларын Мәскәүгә чакыралар. "Туган тел" язылырга тиеш була анда. Ләкин аны кемнән җырлатырга? Халкыбыз өчен кадерле булган бу җырны башкарырга теләүчеләр күп була, билгеле.

Котдусов күпләрнең теләгенә каршы килеп булса да, җырны Таһир Якупов җырларга тиеш, дип карар кыла. Һәм ялгышмый да. "Шул җыр белән теле ачылгач, аңа җырлатмый, кемгә җырлатасың инде "Туган тел"не!? Таһир Якуповның беренче зур уңышы, беренче җиңүе була бу.

1964 елда Башкортстанның Бакалы районында барган концертларда унсигез яшьлек Таһир сәхнәгә беренче тапкыр солист буларак чыга. Татар халкы көе (җыры) "Зөләйха"ны да ул дуэт белән башкара.

Әлеге җырны без бүтән җырчылар башкаруы буенча да ишетә беләбез. Ләкин Таһир бу җырның мәгънәсен үзенчә ачты, яңартып бирде. Таһир Якупов тавышы шактый тиз арада ансамбльнең бизәгенә әверелде. Мөлаем йөзле җырчыны халык күреп, кабул итә башлады.

Мәсәлән, Чайковский исемендәге концерт залы. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле зур уңыш белән концертлар бирә. Бу вакытта инде Таһир Якуповның сыналган репертуары, үз иҗади йөзе була. Татар халык җырларын, шаян җырларны Таһир аеруча зур осталык белән башкарды. Мәскәү тамашачылары җырчыны чәчәкләргә күмделәр. Бу уңайдан "Совет эстрадасы һәм цирк" журналы: "Таһир Якуповны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең былбылы дип атасак та хата булмас, -дип язды. - Аның башкаруында композитор Александр Ключаревның җырын тыңлагач, солистның матур «яңгырашлы» тавышына сокланып туймыйсың, аның зур мөмкинлекләре барлыгына инанасың..."

Җырчының тавышына хас репертуары бар. "Юлаучы җыры", "Наласа", «Уналты кыз», "Дусларым", «Әйт, дускаем, әйт», "Күрешербез әле", "Аккошлар" кебек җырларны күпләре беренче Таһир Якупов башкаруында ишетәләр. Композитор Фасыйл Әхмәтовның шагыйрь Равил Фәйзуллин сүзләренә язган "Аккошлар" җырын Таһир бигрәк тә яратып, мавыгып башкара. Шунлыктан җыр гаять моңлы булып күңелгә керә.

Әмма Таһир Якупов үзенә тапшырылган бурычның бөтен олылыгын тоеп, осталыкны һаман арттыра бара, сәнгатьнең иң тирәнгә яшеренгән серләрен чишәргә тырыша.

Бу еллар Таһир өчен иң бәхетле еллар була, җырчының иҗаты чәчәк аткан еллары була. Ул җыр сәнгате өчен армый-талмый эшли. Аны халык яратып өлгерә, ул чын халык җырчысына әйләнә.

Яңа ачылган "Тәртип-FM" радиостанциясе Таһир Якуповның җырларын даими рәвештә эфирга биреп тора. Мин үзем дә Таһир башкарган җырларга гашыйк. Мин аның иҗатын 15 ел буенча өйрәндем. Мин аның беренче китабын 2003 елда нәшер иткән идем. Ә 2004 елда икенче басмасын яңартып чыгарган идем. Ә инде 70 еллык юбилеена яңадан, хәер бу турыда соңрак.

Таһир үзенең иҗатында матур эшләп ятканда, кара сызык үтә. Җырчы җыр сәнгатендә кинәт туктап кала. Бу турыда матбугатта язмалар күп булды. Бәлки аның язмышыдыр.

Ни аяныч, Таһирның иҗади гомере дә, фани дөньядагы гомере дә кыска булды. Аның бу фаҗигале язмышы безгә гыйбрәт. Ул халкыбызның җыр сәнгате күгендә атылган йолдыздай булды. Ләкин шушы аз гына гомерендә җыр сәнгатебезнең алтын фондына керерлек җырлар иҗат итеп калдырды ул. Сәхнә гомере кыска булса да, аның милли җыр сәнгатендә үз урыны, үз эзе калды. Ул халкыбызга 18 ел хезмәт итте, үз сәләтен сәнгатьтә ачты.

Таһир Якуповның җыр сәнгатендә үз кыйбласы булды. Ул һичкемгә иярмәде, һичкемне кабатламады, һәм берәү дә аны кабатламады һәм кабатлый алмас. Ул халыкка булган мәхәббәтен, аны якын күрүен, хөрмәт итүен эчкерсез җыр-моңнары белән раслап килде. Таһирга быел, исән булса, 13 майда 70 яшь тулган булыр иде.

Радиостанцияләр аның җырларын эфирга биреп торалар. Таһир Якупов чын мәгънәсендә халык җырчысы булып кала бирә. Аның юбилее уңае белән ветераннар оешмасы Таһир Якупов иҗатына һәм тормышына багышланган истәлек китабының проектын эшләгән иде. Казан шәһәре татар ветераннарының "Сугыш чоры балалары" иҗтимагый оешмасы каршында эшләп килүче иҗат берләшмәсенең китапны чыгару өчен финанс фонды юк. Без делегация белән Таһир Якуповның нәсел җебе тоташкан Теләче районына кайттык. Оялып тормыйча, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Фатыйх улы Зариповка кердек. Ул: "Китап чыгачак, матди ярдәм итәрбез", - диде. Без аңа ихлас рәхмәтебезне әйттек. Таһир Якупов турында ул болай диде: "Бөтен татар дөньясын үзенең моңлы җырларында тибрәткән Таһир Якупов Теләче халкына аеруча якын. Төбәгебезнең Карачтау авылында туган ул. Карачтау атамасы халыкка җыр аша билгеле. Теләче төбәге авылларының матур табигате, Мишә елгасының гүзәллеге, туган ягыбызның челтерәп аккан чишмәләре, халкыбызның саф күңеле чагыла якташыбыз җырларында. Таһир Якуповның якты истәлеген саклау - безнең бурычыбыз", - дип тәмамлады сүзен Илдус Фатыйх улы.

Рафаэль Сальмушев.

Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев