Теләче Информ

Ташлап булмый торган чыбыркы

Гомере буе җитәкче урыннарда эшләгән һәм әле дә эшләүче Балтачтагы танышым беркөнне бик тә гаҗәеп хәл сөйләп шаккатырды һәм уйландырды әле. Районның кечкенә авылында туып үскән, бала чактан ятимлек ачысын да, нужа бабай камытын да җитәрлек татыган, тормышта һәрнәрсәгә үз көче белән ирешкән. Бәлки шуңадыр да, нинди генә югары постлар биләсә дә, гади, башкаларга мәрхәмәтле булып кала алды ул. Инде район үзәгенә күченеп, “шәһәр кешесе” булганына да дистә еллар.

Очрашып, хәл-әхвәл белеш­кәч: “Бу ялларда гаражымны җы­еш­тырдым әле, – дип башлады ул сүзен. – Стеллажларның берсен­нән авылдан килгән чыбыркы килеп чыкты. Ел саен, нәрсәгә кирәк инде бу, ташлыйм, дип тотынам да, аннан, тукта, ташлар алдыннан бер генә шартлатыйм дип, баш өстендә әйлән­дерә-әйләндерә, тәмләп шартлатам. Шартлатам да... тагын урынына кертеп куям. Быел да нәкъ шулай, булды, җитте, чүп булып ята, точно ташлыйм дип уйладым. Һәм ташлаганчы дип, ишегалдына алып чыгып, гадәттәгечә әйбәтләп шартлаттым. Бу тавышны ишетеп кергән күршем: “Нәр­сә, көтүгә чыгарга әзерлә­нә­сеңме әллә?”– дип көлә (ул минем бу сәер гадәтне әйбәт белә). Аңа да: “Булды, җитте, ташлыйм инде”, – дидем дә чыбыркымны чүпләр арасына илтеп аттым. Атуын аттым, әмма күңелдә ниндидер әй­теп, аңлатып булмаслык сәер тойгы, сагыш, бушлык димме, барлыкка килде. Эш белән онытылырга да тырыштым. Юк, күңелне нәрсә­дер тырный гына бит. Гаражымны җы­еш­тырып бетердем дә тәки өйгә кереп китә алмадым, чүпләр арасыннан чыбыркымны эзләп алып, тагын элекке урынына кертеп куйдым. И-и, рәхәт булып китте шуннан соң! Икенче елга кадәр шунда торачак һәм тагын шушы хәл кабатланачак инде... Шаккатарлык хәл бит, шулаймы? Бер карасаң, нәрсә инде ул чыбыркы? Чыбыркы гына бит! Бер кирәкмәгәнгә авылдан кү­чен­гән­дә дә алып килгәнмен үзен, юкса Балтачта бер тапкыр да көтүгә чыгасы да булмады, башка кирәге дә чыкмады. Инде ике дистә елга бер мәртәбә шартлатып карау өчен саклыйм булып чыга. Әмма ташлап та булмый... Шуны ташласам, нәр­сәдер өзе­лер кебек...

 

”Танышым шушы хәлне сөй­лә­гәнгә ничә көннәр, ә мин хыялый әле дә, кайта-кайта, шушы чы­быркы маҗарасын уйлап йө­рим. Дөрестән дә, күңелгә шул­кадәр якын әйберләр була лабаса. Алар дөнья бәясе – акча мизанында да үлчәнми, бүгенге кыйммәтләр янында чүп кенә дә булып тоелырга мөмкин. Әмма алар бөтен байлыктан да өстен кебек. Әле алар берәр якты хатирә белән бәйләнсә дә аңлап була кебек. Әмма еш кына фә­кать күңел җепләре белән генә тоташу булып чыга. Әйтик, бу очракта чыбыркы белән бәйле нинди матур хатирә сакланырга мөм­кин инде? Көтү көткән шәп еллар, балачак, яшүсмер еллар дисәң генә... Юк, бәгырьнең үзә­гендә берегеп калган туган авыл, туган нигез, анда калган әти-әниле еллар турындагы җы­лы хатирәләрне бәйләүчедер бу очракта чыбыркы дигәнебез. Бәлки сере-хик­мәте тагын да тирәндәрәктер?

 

Әле беркөнне генә үзебездә дә шуңа охшашрак хәл булып алды. Вак-төякләр саклана торган бүлмәдән улым үзенең тү­бән сыйныфларда укыганда фанердан, агачтан, тактадан ясаган әй­берләрен тапкан. “Әни, син әле боларны һаман да сак­лый­сыңмыни?” – ди ул, гаҗәп­ләнеп. 

Реклама

 

 

– Ташлый алмыйм шул, – дим. Нәкъ танышым кебек мин дә, тузан җыеп яталар, ташларга ки­рәк, дип кулыма алам да, әй, боларга күпме урын кирәк инде, торсыннар шунда дип, тагын элекке урыннарына куям... Бераз үсә төшкәч, фанерны (кибеттә сатыла торган әзер турагыч такталарны) көйдереп, буяп, лаклап яса­ган такталарын да саклыйм, аларга салып ит-яшел­чә турарга да кулым бармый... Әле бер бик матуры өстәл каршымда стенада да эленеп тора... Зәңгәр чуар тукымадан кызым теккән тавык та (зәңгәр тавык булса ни?!), алар башлангычта укыганда ясаган кәгазь аккошлар  (берсе оригами ысулы бе­лән, берсе кисеп, ябыштырып) “стенка”да ук тора, алар­ның балалар бакчасында йөргән­дә ясаган рәсемнәре дә, котлап үз куллары белән ясаган, язган открыткалары да – “архив”ымда. Казанда укыганда авылдашлар артыннан биреп җибәрү өчен әнинең ашыга-ашыга карандаш бе­лән язган (күрәсең, ручка эз­ләп торырга вакыты калмаган) хаты да – шулар арасында... Бала­ларым­ның өч-биш, алты-җиде яшьлек “юбилей”лары саен хис­ләнеп язган открыткаларымны да, бер-беренә язган котлауларын да саклыйм. Тормыш ыгы-зыгысыннан арыган, кемгәдер, нәрсәгәдер хәтер калган, күңел әрнегән чакларда бик яратып, бу истәлек­ләрнең һәрберсен кулыма алам да хисләремә ирек бирәм. Еш кына күз яшьләрсез дә булмый... Әнә шул хатирәләр дөньясында бер мизгел генә яшәп алганнан соң ничектер сафланып, өр-яңадан тугандай, тынычланып каласың. Кем өчен­дер алар – чүп-чар, кем өчендер коры кәгазь­дер. Кемнәрдер алар­­га игъ­тибар да бирмидер. Әй, сытык, йомшак күңелле хатын-кыз­ның шул булыр инде аның, ди­­яр-гә дә ашыкмагыз. Әнә бит пенсия яшенә якын­лашып ки­лүче, тормышка аек карашлы, үз фикерле, максатчан ир-ат таны­шымның да ташлап булмый торган чыбыркысы бар...

 

Миңа калса, начар гадәт түгел бу. Искелеккә ябышу чире дә түгел. Һәркемнең үз “чыбыркы”­сы, ташлап булмый торган чыбыркысы булырга тиеш. Үзә­гендә. Йөрәк түрендә. Битараф, ваемсыз җаннар, үле җаннар булып гомер сөрмәс өчен дә, заман гамьнәренә кул селтәп, бер уйланып алыр өчен дә кирәк, ахры, ул.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: