Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татарстанга тилчә вирусын кертмәү өчен тиешле чаралар күрелә

Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) һәм республиканың Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә Башкортстаннан тилчә вирусын кертмәү максатыннан, хайваннарны, алардан алынган ашамлык һәм чималны, шулай ук фураж һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен канунсыз күчерүне чикләү...

Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) һәм республиканың Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә Башкортстаннан тилчә вирусын кертмәү максатыннан, хайваннарны, алардан алынган ашамлык һәм чималны, шулай ук фураж һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен канунсыз күчерүне чикләү өчен, 11 контроль-үткәрү пункты оештырылган, дип хәбәр итә Татар-информ. Алар түбәндәге җирлекләрдә булдырылган:


• Актаныш районының Тынламас, Чуракай, Иске Байсар авылларында, шулай ук паром кичүендә;

• Азнакай районының Тымытык авылында;

• Баулы районына караган М5 "Урал"трассасында һәм Уба авылында;

• Мөслим районының Баек авылында;

• Ютазы районының Урыссу - Октябрь автомобиль юлында һәм Алабукүл авылында;

• Бөгелмә районының Ростовка авылында.

2017 елның 5 октябрь көнендә Владимир шәһәрендәге "ФДБУ ВНИИЗЖ" оешмасының лаборатор тикшеренүләре нәтиҗәсендә, тилчә вирусының генетик материалы һәм аңа каршы антитәнчекләр табылган. Паламатериалны Башкортстандагы Туймазы районының Үрмәкәй, Йөрмөхәмәтов һәм Кандры авылындагы маллардан алган булалар.

Башкортстан территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Әлеге республиканың Ветеринария хезмәте бу вирусны юк итү буенча карантин чаралары үткәрә.

http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X