Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татарстанның бердәм һәм бердән-бер мөфтиятенә – 25!

Ислам татар халкының формалашуы һәм үсешендә төп роль уйнаган, аның холкын, гореф-гадәтләрен һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрен билгеләгән. Бабаларыбыз күз карасыдай саклаганга күрә, иман бүгенге көнгә кадәр татар күңелендә яши бирә. Шушы бәһасез олы мирасны җуймыйча халыкка җиткерүдә, мөселманнарның дин тотуга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә булган хокукларын, мәнфәгатьләрен кайгыртуда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния...

Ислам татар халкының формалашуы һәм үсешендә төп роль уйнаган, аның холкын, гореф-гадәтләрен һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрен билгеләгән. Бабаларыбыз күз карасыдай саклаганга күрә, иман бүгенге көнгә кадәр татар күңелендә яши бирә. Шушы бәһасез олы мирасны җуймыйча халыкка җиткерүдә, мөселманнарның дин тотуга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә булган хокукларын, мәнфәгатьләрен кайгыртуда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте зур эш башкара. 2017 елның 15 сентябрендә нәзарәт барлыкка килүгә 25 ел тула.

Рухи үсешкә юл...

1990нчы еллар башыннан башланып киткән үзгәртеп кору процессының беренче еллары республика мөселманнарының дини ихтыяҗларын кәнагатьләндерү өчен зур мөмкинлекләр ача. Республикада ачылган мәчетләрнең һәм мәдрәсәләрнең, теркәлгән мәхәлләләрнең саны моңарчы күз алдына да китерә алмаслык тизлек белән арта. Ләкин дини оешмаларның һәм уку йортлары күбәйгән саен, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы оешманың кирәк булуы ачыклана. 1992 елның 22 августында Яр Чаллыда Россия Үзәк Диния нәзарәтеннән мөстәкыйль булган Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең гамәлгә кую корылтае була. Аның рәисе итеп Казанның "Печән базары" мәчете имам-хатыйбы, Татарстандагы ислам үзәге лидеры Габдулла хәзрәт Галиуллин сайлана. Яңа мөселман оешмасы хакимият тарафыннан таныла һәм 1992 елның 15 сентябрендә рәсми рәвештә теркәлә. Әмма алга таба Татарстан өммәтен тагын бер хәлиткеч вакыйга көтә: 1998 нче елның 14 нче февралендә Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең III Корылтае уза. Соңыннан ул күпләрнең хәтерендә берләштерү корылтае дип истә калачак. Әлеге съезд 1994 нче елдан алып Татарстанда эшчәнлекләрен берьюлы алып барган ике мөфтиятне - ТР МДН һәм төбәк мөселманнарының Диния нәзарәтен берләштерә. Берләштерелгән мөфтиятнең рәисе итеп мөфти Госман Исхаков сайлана.

Оешкан вакытта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте каршына төп бурыч итеп дини оешмаларны берләштерү, аларның эшчәнлеген Коръән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ сөннәтенә, имам Әбү Хәнифә юнәлешенә нигезләп, бердәй кануни үрнәккә китерү игълан ителә. Хәзер республикада бердәм һәм бердән-бер булуы мөфтиятне Россиянең башка төбәкләреннән уңай яктан аерып тора.

Чирек гасыр эчендә, нәзарәт 1500дән артык мәчетне һәм аларда хәзмәт итүче шуның кадәрле үк имамнарны үзенең канаты астына туплый. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россиядә мәхәлләләр саны буенча икенче урынны били.

25 еллык дәвердә нәзарәт төбәкләр арасында иң нәтиҗәле мөфтият позициясен ныгытты һәм мөселманнар мәнфәгатьләрен кайгырта алуын ныклы рәвештә раслады. Шушы вакыт эчендә аның бүгенге көн таләпләренә җавап бирә алырдай, өммәт яшәешен һәм эшчәнлеген тәэмин итәрдәй, тиешле идарә системасы булдырылды: голәмәләр, казыйлар, аксакаллар шуралары, казыятлар һәм мөхтәсибәтләр.

Өметле өммәт - мәгърифәтле өммәт

Нәзарәт тырышлыгы белән 90нчы еллар башында торгызыла башлаган ислам мәгарифе дә кире кайтарыла башлый. Бүгенге көндә ул җитәрлек дәрәҗәдә материаль-техник базага, мөгаллимнәр составына ия булып тора, укыту кабул ителгән мәгариф стандартлары буенча алып барыла. Ел саен республика мәчетләре каршындагы махсус курсларда якынча 25-30 мең кеше гыйлем ала. Аларга 1400дән артык остаз ислам нигезләре буенча белем бирә. Татарстанда 9 мәдрәсә һәм ислам институты эшли, аларда 220 мөгалллим укыта һәм 4000нән артык шәкерт укый.

Мөфтиятнең аерым эш юнәлеше булып имамнарны әзерләү тора. Профессиональ тәҗрибәләрен арттыру һәм квалификацияләрен үстерү максатыннан, имамнар һәм мәчет каршындагы эшләп килгән курсларның мөгаллимнәре өчен Диния нәзарәте Казан ислам университеты базасында квалификацияне күтәрү буенча даими курслар оештырып тора. 2002 елдан мөфтият имамнары махсус аттестация үтеп алынган шәһадәтнамә нигезендә генә дини эшчәнлек алып бара ала. 2013 елдан республика авылларында яшәүче һәм дини эшчәнлек алып баручы яшь дин әһелләренә матди яктан булышлык күрсәтү максатыннан нәзарәт грантлар биреп килә. Мөгаллимнәр арасында ислам һәм шәригать фәннәре буенча магистр яки фән докторы дәрәҗәсендәге белгечләр тәрбияләү максатыннан ватаныбыздагы дин тәгълиматы мәктәбенең "йөзек кашы", чит илләрдәге дини белем бирү учреждениеләренә лаеклы алмаш булырлык Болгар ислам академиясе ачылды. Аның эшләп китүе - Россия дини мәгариф өчен яңа чор.

Ислам диненең миссиясе булып кешеләр арасында тынычлык һәм бердәмлек урнаштыру торса, нәзарәт үзе өчен төп максат итеп исламның иҗтимагый, сәяси һәм икътисади тормышның иң матур моделен бирә ала торган игелек һәм матурлык дине булуын бүгенге көн җәмгыятенә җиткерүне сайлады. Шуңа да тормышка ашырыла торган мәгариф-агарту һәм дәгъват эшчәнлеге Татарстан мөфтиятенең өстенлекле бурычларының берсе булып тора. 2013 елдан башлап Татарстанның барлык мәчетләрендә бердәм җомга вәгазьләре сөйләнә, ә 2015 елдан алар бары татар телендә генә укыла. Әлеге эшчәнлектә татар рухи мирасын торгызу идеясе "кызыл җеп" булып сузыла. Бүген татарстанлыларның барысы да диярлек, олысыннан кечесенә кадәр, нинди дин тотуына карамастан, Мәрҗани һәм Баруди кебек күренекле татар дин әһелләре һәм галимнәре, Изге Рамазан ае турында, борынгы Болгар шәһәре һәм Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм тараткан кыйммәтләр хакында белә. Республикакүләм ифтар, "Изге Болгар Җыены", "Мәүлид ән-Нәби бәйрәме" - нәзарәтнең бу проектлары киң җәмәгатьчелекне ислам гореф-гадәтләре, аның матурлыгы һәм ачыклыгы белән таныштырып кына үтми, хәтта Казанны мөселман дөньясының Төньяк башкаласы итеп таныта, ә Татарстан Республикасын хәерхаклы ислам чәчәк ата торган төбәк итеп мәшһүр итә.

Яшьләр - яңа фикер, яңа үсеш чыганагы

Шунысын истән чыгармаска кирәк: өммәтебезнең күпчелеген бүгенге көндә яшьләр тәшкил итә. Дингә тартылу - рухи үсеш кичерә торган яшь кешенең табигый ихтыяҗы. Яшьләр белән эшләү - ТР мөселманнары Диния нәзарәте сәясәтенең тагын бер аерылыгысыз өлеше булып тора, ул тәрбияләү, берләштерү, белем дәрәҗәсен үстерү, иманны ныгыту буенча чаралар уздыру системасын үз эченә ала. Мөселман яшьләре арасында волонтерлык хәрәкәтен җәелдереп җибәрү дә мөһим казаныш булды. Мисал өчен, 2016-2017 елларда гына да оештырылган республика ифтарларына 1600 волонтер җәлеп ителде. Гомумән, бүгенге көндә Диния нәзарәтенең һәр масштаблы чарасы яшьләр ярдәме белән уза. Актив тормыш позицияләре белән аерылып торган егетләр һәм кызлар зур кызыксыну күрсәтеп үз инициативаларын да тормышка ашыралар: "Мөселман яшьләренең дискуссион клубы", "Хатын-кызлар гимназиясе", Болгардагы мөселман яшьләре форумы Россия күләмендә дан казанды, "Яшь вәгазьче" һәм "Татар дин тәгълимате мирасы" конкурслары елдан-ел күбрәк катнашучыны үзенә тарта. "Зәйтүнә" мөнәҗәтләр фестивале, "Чишмәләргә - яңа сулыш" экология проекты, "Тормыш", "Мөселман яшьләре спартакиадасы", "Коръән мәктәбе" - боларның барысы да иң талантлы, инициативалы, зирәк акыллы һәм яңа белемнәр тупларга әзер булган яшьләрне табарга һәм аларның потенциалларын киләчәктә кулланырга мөмкинлек бирә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә яшьләр сәясәте мөселман өммәтенең уңышлы үсеше өчен төп нигез булып торуын яхшы аңлыйлар.

Мөселманнарга уңайлы мохит

Бүгенге заман мөселманы үзенең тормышын мәчеткә йөрү белән генә чикләми. Аның үз мохите һәм кызыксынулары бар. Өммәтебезнең тулы тормыш белән яшәве өчен ислам кануннарына туры килгән мөмкинлекләр тудыру шарт. Нәзарәт каршында эшләп килүче

"Хәләл" стандартлар комитеты, "ТР МДН ХАҖ" программасы, "Вакыф" фонды республика мөселманнары өчен уңайлы мохит тудыру миссиясен тормышка ашыра. Аерым алганда, "Хәләл" комитеты - ул 2005 елда хәләл азык-төлек җитештерү хәрәкәте көчәя башлагач, бу эшләрне контрольдә тоту һәм алга җибәрү өчен оештырыла. Бүген Комитет Россиядә беренчелекне казанган, катгый рәвештә барлык таләпләрне үтәгән оешма буларак билгеле. Аның реестрында хәләл продукция җитештерә торган 105 сертификацияләнгән предприятие бар, шуларның 62-е Татарстаннан булса, 43-се - Россиянең башка төбәкләреннән.

Монардан тыш, хаҗ һәм гомрәне оештыру өлкәсендәге эшчәнлекне аерым билгеләп үтәргә кирәк. Диния нәзарәте гадәттәгечә хаҗиларга күрсәтелгән хезмәтнең сыйфаты яхшыртуга зур әһәмият бирә. Ислам Ватанына туры рейслар оештыру, хаҗиларны укыту, урнаштыру мәсьәләрен чишү, аларның иминлеген, туклану һәм торак мәсьәләсен кайгырту, Татарстанда мөселманнар арасында аңлату эшләре алып бару һәм бушлай семинарлар - боларның барысы да Татарстандагы "ДУМ РТ Хаҗ" рәсми хаҗ-операторының игътибар үзәгендә. Шунысы да мөһим, "ДУМ РТ Хаҗ" мөселманнарның Хаҗ гыйбадәтен хәнәфи мәзһәбе буенча үтәүләрен җентекләп контрольдә тота. Соңгы 4 ел эчендә генә "ДУМ РТ Хаҗ" хезмәтләреннән кулланып, 9000-гә якын мөселман хаҗ кылды.

Өммәтебезнең милке белән бүгенге көндә Татарстан Республикасының Вакф фонды эшли. Ул "Дини максатлар өчен каралган дәүләт яки муниципаль милекне дини оешмаларга тапшыру турындагы" федераль закон нигезендә узган гасырларда мөселман өммәтенеке булып саналган күчемсез милекне кире кайтару белән шөгыльләнә.

Җәмгыятькә файдалы өммәт

Мөселманнар үзләре яши торган җәмгыятькә файда китерергә тиеш дигән күрсәтмә белән, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тирә-юньдәге тормышта актив катнаша һәм күп еллар дәвамында социаль хезмәт күрсәтүне башкарып килә. Мөфтиятнең масштаблы социаль проектлары Татарстан халкы тормышының күп өлкәләрен үз эченә колачлады. Мисал өчен, "Зәкәт" хәйрия фондының хәйрия акцияләре бәяләп бетергесез. Ул мөселманнарга Аллаһ Тәгалә каршындагы бурычларын үтәргә һәм зәкят чыгарырга булышудан тыш, мохтаҗларга, ятимнәргә, аз керемле гаиләләргә, караучысыз калган пенсионерларга, дини уку йортларына ярдәм күрсәтә.

Аеруча зур эш авыру балаларга ярдәм итү юнәлешендә башкарыла. 2017 елда гына да фонд 39 баланың дәвалау курсын тәүләү өчен акча җыя ала. 2016 елдан фонд каршында мохтаҗлар өчен бушлай кием-салым бирү пункты эшли башлады - ул күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләр арасында зур ихтыяҗ барлыгын раслады. 2016 елдан башлап фонд атна саен хәйрия ашлары оештыра һәм 100гә якын мохтаҗны кайнар аш белән тәэмин итә. Азык-төлек белән зур ярдәм бәйрәм вакытында аеруча күп башкарыла. Быел гына да "Зәкят" фонды аша Корбан гаете көннәрендә 10 тоннадан артык ит мохтаҗларга барып иреште, ә Рамазан аенда берничә йөз аз керемле һәм күпбалаы гаиләләр азык-төлек җыелмалары алды.

Хатын-кызлар - дөньяның бизәге

Хатын-кызларның җәмгыяттәге роле, ир-атларныкы кебек үк, зур һәм бик җаваплы. Мөселман өммәте үсешендә дә аларның әһәмияте бәһаләп бетергесез. Бүгенге көндә Татарстан мөслимәләре иҗтимагый яктан бик актив: алар сәясәт белән дә, фән, журналист эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә, үз проектларын, төрле акция һәм фестивальләрне тормышка ашыра, күптөрле иҗтмагый фондлар һәм оешмалар булдыралар. Шундыйларның берсе - ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең методик җитәкчелеге астында үз эшчәнлеген алып бара торган Мөселман хатын-кызлары берлеге.

Берлек мөслимәләргә замана хатын-кызларының проблемаларын чишәргә, гаилә идеологиясен ныгытырга һәм үстерергә, ислам кыйммәтләре үсешенә юл ачарга, милләтара һәм конфессияара диалогларны җайга салырга мөмкинлек бирә. Мөселман өммәтенең актив әгъзалары була торып, әлеге иҗтимагый оешма вәкилләре республикадагы рухи, иҗади һәм мәгариф үсешенә әйтеп бетергесез өлеш кертәләр.

Ислам кыйммәтләрен популярлаштыру сагында

Нәшрият эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле бурычларыннан тора, аны тормышка ашыру мөфтияткә ислам кыйммәтләрен популярлаштыру, татар рухи мирасын саклау, яшьләрне тәрбияләү, халык арасында дини белемнәрне үстерү һәм экстремизмга каршы тору буенча җитди бурычларны үз өстенә алырга мөмкинлек бирә. 2013 елда барлыкка килгән "Хозур" нәшрият йорты әлеге бурычларны тормышка ашыру дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итте.

Үзенең кыска вакыттагы эшчәнлеге дәвамында "Хозур" нәшрият йорты, китап бастыру эше кысаларында гына калмыйча, тулы бер медиапроектларны тормышка ашыруны үз эченә алды. Соңгы берничә елда рус, татар һәм гарәп телләрендә 200дән артык китап бастырылды, йөзьеллык бай тарихы булган "Дин вә мәгыйшәт" газетасына икенче сулыш бирелде, инкыйлабка кадәрге Россиядә чыга башлаган "Шура" дини альманахы ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин редакциясендә үз эшчәнлеген 2014 елдан яңартып җибәрде, "Азан" мөселман интернет-радиосы эшли башлады. Монардан тыш, нәзарәтнең "Ислам Тoday" порталы Россиянең иң популяр һәм абруйлы ислам хәбәрләре сайтына әйләнде. Эшләп китү өчен Россиядә беренче "Хозур ТВ" мөселман телевидениесе дә әзер тора.

***

Әнә шул рәвешле, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 25 еллык эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикабызда ислам үсеше яңа баскычка күтәрелде, динебез яңадан җәмгыятебезгә әйләнеп кайтты. Бүген Нәзарәт иң нәтиҗәле төбәк мөфтияте позициясендә нык тора һәм җәмгыятьтә конфессияара һәм милләтара тынычлык һәм бердәмлеккә ирешү, Татарстан Республикасы мөселманнарына законлы хокукларын һәм ирекләрен тормышка ашыру юнәлешендә уңышлы эшләвен дәвам итә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте алга таба да үз эшчәнлегендә Аллаһы Тәгаләнең Изге Коръән китабына, Пәйгамбәребез (с.г.в) сөннәтенә һәм имам Әбү Хәнифәнең дини юнәлеше кыйммәтләренә тугры булып калачак

Диния нәзарәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев