Теләче Информ

Әтием истәлекләре

Без бала чагында 50 яшьлек абыйларга бабай дип эндәшә идек.

Хәзерге вакытта үзебез дә 70 яшьне тутырдык. Гомернең шулай үтеп киткәнен сизми каласың икән. Шул үткән вакытларны авылдашлар белән искә төшереп утыру үзе бер гомер. Җамалетдинов Мифтахетдин Җамалетдин улы 1905 елның май аенда Югары Кибәхуҗа авылында туган. Төп йортлары иске урамда, хәзергесе Мәктәп урамында Җәлил абыйларның йортларына каршы булган. Анда яр буенда революциягә кадәр тагын 10нан артык хуҗалык булган. Әнием Сабирова Сәхипкамал Сабир кызы хәзерге вакытта Гагарин урамында Сабиров Хәбир (кушаматы партизан - сугышта булган) улы Иректә яши. Әти-әнием 1926 елда өйләнешәләр, Тукай урамында йорт салып чыкканнар. Ул урында ындыр табагы булган. Йорт салып чыккач, Сабир бабай әти белән әнигә сбруйлары белән ат бүләк иткән. Әтиемнең: “Улым, мин үз гомеремә биш йорт салып чыктым”, - дип әйткән сүзләре һаман истә. Алар, беренчеләрдән булып, 1930 елларда колхозга керәләр һәм арбалары, сбруйлары белән атларын тапшыралар. Колхозга кергәнче әти сәүдә белән шөгыльләнә. Бөек Ватан сугышы башланганчы кызлары Кәүсәрия, Әмтәзия, Фәһимә, Фәйрүзә туганнар.

Әтием сугыш башлангач та сугышка алына. Уңышларны җыеп алгач сугышка алырбыз дип, Казан военкоматыннан кире кайтарып җибәргәннәр. Беренче призывта әтием белән бергә сугышка алынган авылдашлар Вязьма котелында һәлак булалар. Әтием уңышны җыеп алгач, икенче тапкыр призывка 1941 елның ноябрь аенда алынып, Ленинград фронтында сугышка керә. Арчага тимер юл станциясенә әтиемне Каримуллин Габделхак абыйның әтисе Каримулла бабай ат белән илтеп куйган. Әтиемнең моңлы тавышы Максабаш авылын чыгып киткәнче ишетелеп торган, бик моңлы җырлый иде. Сугышка киткәнче күп кенә ризыклар әзерләп китә алган. 1942 елның февраль аенда абыем Фәрит дөньяга килә. Булган ризыкларны һәм киемнәрне аналы-уллы күрше кара йөрәкләр урлап ятканнар, биш сабый бала ризыксыз кала дип курыкмаганнар.

Реклама

Блокада вакытында Ленинградта ачлык була. Әтиемне үлгән дип уйлап, өч тапкыр кабергә салганнар, азрак селкенгәч кире алганнар. Әниемә “без вести пропавший” дип кәгазь килгән. 1944 елда блокада ачылгач, исән-сау калган сугышчыларны әтием белән бергә сәламәтләндерергә Ленинград- тан ерак түгел колхозга җибәргәннәр. Анда әзрәк сәламәтләнгәч, кире Ленинград фронтына җибәргәннәр. Сугыш вакытында батырлыклары өчен әтием “За отвагу”, “За оборону Ленинграда”, “За победу над фашистской Германией” медальләре һәм Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Әнием сугыш вакытында хуҗалыгында булган сыерын җигеп колхоз эшендә эшләгән. Тырышып эшләгәне өчен медаль белән бүләкләнә. Әтием сугыштан кайткач тагын Хәмит абый һәм мин туганбыз. Хәмит абыем 1949 елда скарлатина авыруыннан мәрхүм була. Әтием ул вакытта Лаеш районында урман кисүдә була - Куйбышев гидростанциясен төзү вакыты. Колхозда ат җигеп тырышып эшләде, 1986 елның май аенда мәрхүм булды. Әнием 1996 елның март аенда мәрхүм булды. Әтием белән бергә тату гына 60 ел гомер иттеләр. Балалары барысы да тормышта үз юлларын таптылар. Мин үзем 39 ел Татнефть берләшмәсе системасында мастер, прораб, бүлек җитәкчесе, баш инженер булып эшләп, лаеклы пенсиягә чыктым. Әлмәт шәһәрендә яшим. Хәзерге вакытта җәй айларында туган авылым Югары Кибәхуҗа авылында. Туганнарыма, авылдашларыма киләчәктә ныклы нигездә, исән-имин, сау-сәламәт булып яшәүләрен теләп калам.

Мәлик Җамалиев. Югары Кибәхуҗа авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: