Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Тиз әзерләнә торган ризык файдалымы?

Соңгы елларда халык арасында тиз әзерләнә торган ризыклар модага керде. Бер уйлаганда, аны әзерләү дә җиңел. "Макдоналдс"ларга, кафе-бистроларга кергәндә, без андагы ризыкларның файдасы яки зыяны турында уйланабызмы? Анда керүчеләр нәрсә белән туклана икән? Әйдәгез, бергәләп күз салыйк. Гадәттә, биредә гамбургер яки чизбургер, кыздырылган тозлы бәрәңге һәм кока-кола, фанта кебек газлы...

Соңгы елларда халык арасында тиз әзерләнә торган ризыклар модага керде. Бер уйлаганда, аны әзерләү дә җиңел.

"Макдоналдс"ларга, кафе-бистроларга кергәндә, без андагы ризыкларның файдасы яки зыяны турында уйланабызмы? Анда керүчеләр нәрсә белән туклана икән? Әйдәгез, бергәләп күз салыйк. Гадәттә, биредә гамбургер яки чизбургер, кыздырылган тозлы бәрәңге һәм кока-кола, фанта кебек газлы эчемлекләр тәкъдим итәләр. Мондый ризыклардан туклык хисе барлыкка килә. Гамбургер да, чизбургер да мул итеп тоз салып әзерләнә. Тозлы ит, сыр, соус, тозлы кыяр - барысы да камырга төрелгән. Аннан соң тозлы бәрәңге ашыйсың да, эчәсе килә башлый. Бер литрга якын бозлы кола яки фантаны эчәсең. Ашказаны шар кебек тула. Тамак туйды дигән ялган хис шуннан барлыкка килә дә инде.

Игътибар иткәнегез бармы? Тиз әзерләнүче ризыкларның саклану вакытлары бик озак. Ризык саклансын өчен, аңа консервантлар кушалар. Консервантлар ашказаны өчен бик зарарлы. Шуңа күрә тиз әзерләнә торган ризыклар организмга зыян гына китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев