Теләче Информ

ТӘЛГАТЬ АБЫЙ: “ЭТ ИТЕ АШАМАСАМ, КҮПТӘН ҮЛГӘН БУЛЫР ИДЕМ!”

Беркайда да эшләмичә эчеп көн күрүчеләр безнең арада гына түгел, Татарстанга чиктәш Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә дә җитәрлек икән. Әле пенсия яшенә җитмәгән Тәлгать абый да шундыйлардан: тормыш ямен аракыда гына күреп, беркайда да эшләмичә һәм бер ялгызы гына яшәп ята ул. Нократ Аланына кунакка кайткан саен аның турында...

Беркайда да эшләмичә эчеп көн күрүчеләр безнең арада гына түгел, Татарстанга чиктәш Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә дә җитәрлек икән. Әле пенсия яшенә җитмәгән Тәлгать абый да шундыйлардан: тормыш ямен аракыда гына күреп, беркайда да эшләмичә һәм бер ялгызы гына яшәп ята ул. Нократ Аланына кунакка кайткан саен аның турында бик еш сөйлиләр миңа. Чөнки эчкече булуыннан тыш, аның кызык бер ягы бар: Тәлгать абый менә 15 елга якын эт ите ашап көн күрә!

4 ел элек беренче тапкыр Нократ Аланына кунакка баргач, "Безгә аучыларның күптәннән килгәне юк,үзебезнең аучы бар. Бер ир-ат якын-тирәдәге кирәкмәгән этләрне аулап тамагын туйдырып йөри ", - дип, Тәлгать абый турында сөйләгәннәр иде. Эт итен кореялылар белән вьетнамлылар гына ашый дип белә идем, татарлар арасында да эт ите ашаучылар бар микәнни, арттырып сөйлиләрдер дип, башта моңа ышанмыйча йөрдем. Тора-бара табын артында аның турында бер-ике сүз булса да әйтеп алу гадәткә керде: Тәлгать тагын ычкынган, күрше Зөлфияләрнең эте югалган... Шуннан соң моңа ышанмый булдыра алмадым.

Нократ Аланы -- зур шәһәр түгел. Шәһәрнең Төньяк урамы - авыл урамына охшаган, халык мал-туар асрап үз йортлары белән яши. Тәлгать абыйны анда бар да беләләр икән. 47 яшьтә, тумышы белән Актаныш районыннан булуын әйттеләр. Өйләнгән булган, ике кызы бар. Тик хатыны кызларын алып моннан 15 еллап элек үзенең туган җиренә - Себер якларына китеп барган. Бүген Тәлгать абый үзе исә хатыны һәм балалары турында берни дә белми.

Тәлгатьтән күрше-тирәләре йөз чөерсә, хәзер аның бу "шөгылен"ә күнеккәннәр, кызык күренеш итеп кенә кабул итә башлаганнар. Терәлеп торган күршесе Фаил бабай да Тәлгать турында начар фикердә түгел: "Бер начарлыгын да күрмим, бөтен эшкә ярдәм итәргә генә тора. Урамдагы әби-бабайларга җәен печән-салам төяшергә, утын ярырга йөри. Күп тә сорамый инде: йә 100-200 сум, йә бер чәки һәм әз-мәз ашарына бирсәң - шуңа риза ул. Берзаман урамның теге башындагы бер марҗа хатыны белән дә яшәп алды. Ну эчтеләр инде! Бергәләп этләрне ауладылар. Моннан 5 ел элек Мария үз йортында янып үлде. Шуннан соң Тәлгать шыр ялгыз калды".

Нократ Аланына соңгы кайтуымда Тәлгать абыйның яшәгән йорты аша үтәргә булдык. Берничә ел буяу кермәгән, ишелергә торган бүрәнәле йорт каршындагы эскәмиядә үзе дә утыра иде. Карап торышка гап-гади ир-ат. Күршесе Фаил бабай белән янына барып сүз каттык. Эт ите ашавы хакында ничек сорармын дип борчылган идем, үзе бу турыда сүз башлады: "И-и, булсын иде әле эт! Хәзер мин бит үзем аулап йөрмим. Бөтен тирә-якта мине беләләр. Шундый-шундый җирдә бер эт йөри дип килеп әйтәләр. Мин барып эләктерәм. Тешли торган этләр, ана этләр . Андыйларны атарга кызганыч, шуңа миңа мөрәҗәгать итәләр. Күптән түгел 6 айлык ике этне алып килделәр. Яшь этләрнең ите тәмле. Бернинди дә ис килми, йомшак. 1 яшьтән соң эт картая башлый, тәме башка инде," - дип сөйләде ул. Әти-әнисен хәтерләми икән. Кечкенәдән апасы карамагында үскән. Яшь чагында бөтен егетләр кебек армиядә хезмәт иткән. Кайткач 10 елга якын заводта эшләгән, аннан эштән киткән. Хатыны аерылып киткәч бөтенләй эчүгә сабышкан. Ашарга булмагач, үзе әйтмешли, этләргә күчкән.

Эт итеннән шашлык тәмле чыга икән. Монысын Фаил бабай әйтте. Берсендә чираттагы "бәйрәм" булганда аны да эт итен авыз итәргә чакырган булган күршесе . "Бик еш урамдагы эшсез "мужик"лар белән шулай су буена шашлыкка чыгалар", - дип сөйләде ул. - Төрмәдә утырып чыкканнар эт итен ашамыйча гомумән яши алмыйлар. Безнең тирәдә андыйлар байтак".

- Туберкулездан иң яхшы дару бит ул эт ите, - дип Тәлгать абый да күршесенең сүзләрен хуплады. - Әнә, Федор шулай ди. Мин үзем дә эт ите ашамасам, әллә кайчан үләр идем инде. Аның бер зыяны да юк бит. Кореяда аны балаларга ашаталар әле! Деликатес бит ул!

- Аларны суярга ничек йөрәгегез җитә соң? Кайбер кешеләр өчен эттән дә кадерлерәк нәрсә юк бит!

- Авызга бер стакан эләккәч хисләнмисең инде ул! Главный ашарга гына булсын. Әнә дуңгызларны суеп ашыйлар бит әле?! Эт тә шуның кебек. Йә пычак белән төртәсең, йә асасың... Аннан туныйсың. Тиресен кирәкле җиргә тапшыргач азрак акчасы була. Ите күп чыкмый, 7-8 килограммлап. Суыткычым юк. Иске гаражда кар базым бар. Шунда саклыйм. Иттән бер-ике тапкыр аш пешерәсең, шашлык ясасаң бетеп тә китә".

Тәлгать абый бакчасына бәрәңгедән кала бернәрсә дә утыртмый, эше күп дип аклана икән. Алган бәрәңгесен дә сатып эчеп бетерә диләр күршеләре. Мал-туар асрамый. "Аларга түгел, үземә дә ашарга юк әле. Фуражын, саламын каян алыйм мин?" - диде, теләсә җир җимерттереп эшли ала торган таза гәүдәле ир-ат. "Нигә беркайда да эшләмисез?" дип сорагач, "Кайда эшлим соң?" дип кенә җавап бирде.

"Андый кешеләр аракы белән яшәргә күнеккән инде. Аларны эшкә урнаштырсаң да, эшли алмаячаклар. Кайда эшлим дип җавап бирүе аклану өчен генә". 30 еллап шофер булып эшләгән Фаил бабай мине шулай дип озатып калды. Аннан, "Син аны гаепләмә? Һәркем үзенчә яши. Безнең этләргә тими ул, урламый. Кайчак акча биреп тор, табу белән кертеп түлим диюе генә ачуны чыгара. Акчасы булса, эт итенә калмас иде бит инде?" - дип өстәп куйды.

Мин дә үз героемны акларга да, гаепләргә дә җыенмыйм. Этләрне генә түгел, чит илләрдә бака, елан, хәтта күселәрне дә деликатес итәләр әле! Ә Һиндстанда безнең сыер ите ашауны гомумән кыргыйлык дип саныйлар. Бары исерек Тәлгать абзыйның кулына эләккән һәм эләгәчәк этләрне генә кызганам. Алар да җан ияләре бит...

Реклама

Филүзә ДӘҮЛӘТШИНА

Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: