20 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Ирләр китеп бара..
Халыкта мондый ырым бар икән: имеш, миләш уңган елны үлем-китем күп була. Ишеткәнем юк иде. Миләш күп булса кыш салкын килә дигәнен гел әйтәләр. Әмма табигать хәзер сынамышларга буйсынмый. Узган көздә дә, аннан алдагы елда да миләш ишелеп уңды, тик кыш буе яңгыр явып интектерде. Урман күгәрченнәре рәхәтләнә ичмасам, көтүләре...
-
Казанда уртача хезмәт хакы 39 меңгә җитте
Казанда эре һәм урта предприятие һәм оешмаларда уртача хезмәт хакы 39 меңгә җитте. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 7,8 процентка күбрәк. Бу хакта Казан шәһәре дәүләт статистика бүлеге хәбәр итә. Татарстанда, тулаем алганда, 2017 елның гыйнвар - сентябрь айларында уртача хезмәт хакы 31389,8 сумны тәшкил иткән. Бу узган...
-
ДОГАНЫ ПЫШЫЛДАП УКЫРГА ЯРЫЙМЫ?
Бу сорауга muslimclub.ru сайты җавап бирә: Доганы тыныч тавыш белән уку хуплана. Артык кычкырып, тавышны көчәйтеп, елаган кебек укырга ярамый. Доганы урта бер тавыш белән кылырга кирәк. Намазыгызны каты тавыш белән укымагыз. Артык пышылдауга да күчмәгез. Урталыкны тотыгыз. Коръән. 17 сүрә "Әл-Исра"/ "Төнге Күчерелеш", 110 аять. Интертат.ру
-
Татарстанец стал Народным участковым РФ
Старший участковый уполномоченный полиции ОМВД по Лениногорскому району Республики Татарстан, капитан полиции Рузель Гарипов стал победителем конкурса «Народный участковый», передает РИА Новости. Рузелю Гарипову достался главный приз конкурса - автомобиль «УАЗ-Патриот». В полицию Гарипов пришел в 2009 году, после армии, где служил в горячих точках. Дядя Рузеля сейчас на пенсии,...
-
Илсөя Бәдретдинова: “Сөйләмәгез артымнан, күземә карап әйтегез!”
Сәхнәгә ул дөреслекне җырлап күтәрелде һәм аның концертларына халык яратып йөри. Илсөя Бәдретдинова - татар эстрадасында кешенең йөзенә дөресен бәреп җырлаучы сирәк башкаручыларның берсе. "Алтын йолдыз" Милли музыкаль премиясенә җырчы беренче тапкыр гына дәгъва кылмый. Башкаручыга халыкның яраткан җырчысы булып калу авырмы һәм ни өчен ул татар эстрадасын джунгли чатырманлыклары...
-
17-19 ноябрь көннәрендә Аксубай шәһәрендә яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелеге уеннары узды.
17-19 ноябрь көннәрендә Аксубай шәһәрендә 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелеге уеннары узды. Ярышта районыбызның балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә шогыльләнүче үсмерләр катнашты (тренерлары - балаларга өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров). Уеннарда республика районнарыннан 32 команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Питрәч һәм Спас районы командалары белән тигез...
-
Шушы көннәрдә Балык Бистәсендә "Күңелле стартлар" ярышлары булып узды
18-19 ноябрь көннәрендә Балык Бистәсендә республика мәктәпләрендә укучыларның II Спартакиадасы кысаларында "Күңелле стартлар" хәрәкәтле уеннарның зона туры ярышлары булып узды. Ярышта барлыгы 25 команда катнашты, шул исәптән районыбызның данын Теләченең балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә шогыльләнүче укучылары яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча, финалга 5 команда чыкты, безнең район җыелма командасы...
-
Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков “Иң яхшы авыл җирлеге” номинациясендә җиңү яулады.
17 ноябрь көнне Арчада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча төбәкара семинар-киңәшмә узды. Республиканың төрле министрлык һәм тармак җитәкчеләре, барлык районнарның Башкарма комитет җитәкчеләре чакырулы булган әлеге семинарда Теләче районы делегациясе...
-
“Безнең заман” республикакүләм фестивалендә “Ак калфак” бию төркеме махсус бүләккә лаек булды
15-18 ноябрь көннәрендә Казанда Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында "Безнең заман" республикакүләм оешма-предприятияләрдә эшләүче яшьләр фестиваленең суперфиналы булып узды. Ике көн булган сайлап алу турыннан соң, безнең районнан суперфиналга "Ак калфак" бию төркеме, "Теләче йолдызлары" вокаль ансамбле, аерым җырчылар Илсур Шәйдуллин һәм Илшат Салахиевлар чыкты....
-
Узган ел 8нче тапкыр әти булган Ренат Ибраһимовка бүген 70 яшь тулды (ФОТО)
Бүген Ренат Ислам улы Ибраһимов - татар җырчысы, лирик баритон, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Узган ел ул 8нче тапкыр әти булган иде. Мәскәүдәге балалар табу йортларының берсендә җырчы һәм аның хатыны Светлананың кызы туды. Җырчының барлыгы сигез баласы бар, бу...
-
ТӘЛГАТЬ АБЫЙ: “ЭТ ИТЕ АШАМАСАМ, КҮПТӘН ҮЛГӘН БУЛЫР ИДЕМ!”
Беркайда да эшләмичә эчеп көн күрүчеләр безнең арада гына түгел, Татарстанга чиктәш Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә дә җитәрлек икән. Әле пенсия яшенә җитмәгән Тәлгать абый да шундыйлардан: тормыш ямен аракыда гына күреп, беркайда да эшләмичә һәм бер ялгызы гына яшәп ята ул. Нократ Аланына кунакка кайткан саен аның турында...
-
Банан җәннәт җимеше.
"Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында…" ("Вакыйга" сүрәсе, 29нчы аять). Банан - бик туклыклы продукт, аның 75%ын су, 1,3%ын аксым һәм 0,6%ын май тәшкил итә. Бананның калган өлеше исә төрле углеводлардан һәм калийдан тора. Банан күп кенә авырулардан савыктыра. Мәсәлән, аны температура күтәрелсә, мускул спазмнары...
-
Якшәмбе төнендә Чаллыдагы беби-бокс тартмасына ике айлык бала ташлап киткәннәр
Хәзерге вакытта бала КДМЦның профильле бүлегендә ята. Анда тиешле клиник-лаборатор тикешерүләр уздыралар. Якшәмбегә каршы төндә, Чаллы шәһәрендә беби-бокс тармасында ике айлык бала табыла. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына КДМЦның матбугат сәркәтибе Диләрә Эстрина хәбәр итте. 23:50 сәгатьтә беби-бокста сигнализация эшли башлый. Шуннан соң андагы хезмәткәрләр юрганга төрелгән ике айлык кыз бала...
-
Олы Мәтәскә авылы үзешчәннәре концертыннан фоторепортаж
Олы Мәтәскә авылы үзешчәннәре концертыннан фоторепортаж Фәнил Нигъмәтҗанов фотосы
-
Лимон хәтерне яхшырта
Артык хезмәт куймый гына хәтерне яхшырту турында бик күпләр уйлана. Кемнәрдер хәтерне яхшырту өчен төрле күнегүләр ясаса, башкалар баш мие эшчәнлеген яхшыртучы матдәләре булган ризыклар белән туклана. Ә кем хаклы соң? Хәтерне яхшырту өчен менә нәрсәләр ашарга кирәк. Белгечләр көн дә кишерне кырып, аны үсемлек мае белән ашарга киңәш итә....