Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Тәнне генә түгел, җанны да

Бу көннәрдә үзәк телеканаллар Подольск шәһәрендә яшәүче дүрт һәм ике яшьлек ике баласын үтергән, хатынына авыр тән җәрәхәте ясаган Сергей Милованов турында сюжет күрсәтеп арыды. Җан өшеткеч гамәл. Туризм бизнесы белән шөгыльләнүче гаилә башлыгын мондый адымга ни этәргән? Гаепне кемнән, нәрсәдән эзләргә соң? Мондый коточкыч гамәлләрне булдырмый калыр өчен нәрсә...

Бу көннәрдә үзәк телеканаллар Подольск шәһәрендә яшәүче дүрт һәм ике яшьлек ике баласын үтергән, хатынына авыр тән җәрәхәте ясаган Сергей Милованов турында сюжет күрсәтеп арыды. Җан өшеткеч гамәл. Туризм бизнесы белән шөгыльләнүче гаилә башлыгын мондый адымга ни этәргән? Гаепне кемнән, нәрсәдән эзләргә соң? Мондый коточкыч гамәлләрне булдырмый калыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Югыйсә, элеккеге фотоларда Миловановлар җитеш тормышта һәм бик дустанә шартларда яшәгән гаилә булып күренә. Ул ике сабыйның терелеген һәм сөйкемлелеген күрсәң... "Әти" исемен йөрткән адәми затның үз газизләренең җанын кыярга нәрсә этәрде икән? Башка сыймаслык хәл. Полиция хезмәткәрләренә бирелгән тәүге күрсәтмәләрендә ул әлеге гамәлен акча җитмәүчелек һәм наркотиклар тәэсирендә булуы белән аңлаткан. Аңарчы ул зур күләмдә яңа төр тарту катнашмасы - спайс тарткан булган.
Кызганыч, бүгенге буын аны тәмәке белән генә тиңләп тартып, үзе дә сизмәстән, Ходайдан бирелгән саулыгын җимерә, якыннарының гомерен өзә. Мөгаен, Сергей да әлегедәй акылсыз гамәленә (моны фәкать шулай дияргә генә мөмкин) акрынлап килгәндер. Составында шалфей, гавай розасы, күк төсендәге лотос һәм синтетик кушылмалар кергән хуш исле тарту катнашмалары куллану яшьләр арасында киң җәелеш таба. Законсыз рәвештә таратылучы тарту катнашмалары киптерелгән, вакланган үсемлек өлешләре, порошок хәлендә AM-HI - CD, Dream Spice, PepSpice һәм башка төр исемнәр белән сатыла. Андый төр катнашмалар агулы компонентларга ия. Әлеге үләннәр кулланучыларга психотроп һәм наркотик сыман тәэсир итәләр.
Ни кызганыч, спайс таратуны хуплаучылар да бар. Имеш, Россиядә җинаятьләрнең күбесе эчүчеләр тарафыннан эшләнә. Тартучы аракыдан тыелып тора ала икән. Тик бу үләннәрне тартып караганда кешенең ияләнүен, нәтиҗәдә, чын наркоманга әйләнүен исәпкә алмаганнар булса кирәк. Хәер, үзләре беләләр, шуңа күрә күп очракта кулланмыйлар. Ә менә таратуны яклаучылар өчен сатып акча эшләүнең бер чыганагы ул.
- Төрле үләннәр тарту кешенең сәламәтлегенә зыян сала. Иң элек хәтер начарлана, психозлар булырга мөмкин. Бер доза спайс яки анаша тартудан үпкәгә гадәти тәмәкегә караганда алты-җиде тапкыр корым һәм сумала утыра. Нәтиҗәдә, бронхит, фарингит, үпкә рагы авырулары башлана. Йөрәк кагуга, кан басымы күтәрелүгә, пульсның ешаюына китерә. Безнең хастаханәгә мондый төр үлән тартып китерелүчеләр булса да, без аны раслый алмыйбыз. Чөнки наркотикларның, аеруча спайсларның төре ай саен диярлек үзгәреп тора. Хокук саклау хезмәткәрләре аның наркотикмы, түгелме икәнен ачыклап өлгерә алмый. Берсен ачыклаганчы, башка исем белән икенчесе пәйда була. Хокук сакчыларына теге яки бу матдәне наркотик итеп тану, кискен чаралар күрү өчен мөмкинлекләре дә, вакытлары да җитми. Ә наркомафия өчен бу бик отышлы вакыт, - ди район үзәк хастаханәсе наркологы Әсгать Ихсанов.
Яшь егетләрнең төрле үләннәр тартуы аларда гормональ үзгәрешләр, ирлек көчен дә юкка чыгарырга мөмкин. Кызларга да ана булуга начар йогынты ясый. Спайс тартып ияләнгән яшь организм, алардан аерылса, депрессиягә бирелә, хроник ару, баш авырту, күңел болгану кичерә башлый. Хәлне җиңеләйтү өчен тагын берне тарту турында гына уйлана башлый. Менә шуннан үзеннән-үзе бәйлелек барлыкка килә. Ә бер доза - мең сум тирәсе.
- Яшьләр арасында "җиңел" наркотик саналган спайс, гадәттә, шәһәр киоскларында, вак сәүдә үзәкләрендә сатыла. Безнең район биләмәсендә андый төр үлән катнашмалары сатуда юк. Әмма авыл яшьләренең күбесе студентлар бит, алар инде шәһәрдән кайта. Әти-әниләргә балаларына игътибарны арттырырга кирәк, - ди дүртенче административ участокта хезмәт куючы участок инспекторы Салават Каюмов.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев