Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Тормышымдагы әлеге сынау мине башкача яшәргә өйрәтте…”

Сүзләр дә кирәкми кайчак. Аларның бергә төшкән рәсемнәреннән ниндидер җылылык бөркелә. Казанда яшәүче 24 яшьлек Марсель Шиһапов һәм аның хатыны Иринаны социаль челтәрләрдә күзәтеп барам. Инвалид арбасында утырса да, егет башкалардан калышмаска, тормыштан төшеп калмаска тырыша.

Моннан бер ел элек киләчәккә матур хыяллар корып, эшләп, йөгереп йөргән җиреннән Марсель фаҗигагә юлыга. Дөресрәге, егет эш урынында җәрәхәт ала  –  өстенә авыр әйбер төшә.

– Ул вакытта без әле Ирина белән очрашып кына йөри идек. Күңелдә иң матур хисләр, тормышка яңа планнар кордык. Әмма кинәт кенә менә шулай килеп чыгар да бар хыялларым чәлпәрәмә килер дип уйламадым, – ди Марсель. – Минем бер дә үләсем килмәде. Яшәргә булган теләгем,  әти-әнием һәм сөйгән ярымның яратуы мине үлемнән алып калды. Хәтта табиблар операциягә алып киткәндә дә күңелем күтәренке иде. Мин яшим, тереләм, аякка басам, дип кабатладым. Әлегә аякка басмадым, әмма мин монысына да канәгать. Өметемне өзмим. Бәлки, физик күнегүләр ярдәм итәр.

Марсельне төрле табиблар карый. Киләчәктә йөреп китәргә дә мөмкин, диләр. Моңа егет үзе дә ышана. “Барысы да үземнән тора. “Мин – инвалид”, – дип елап ятсам, берни барып чыкмаячак. Шуңа күрә, зарланмаска, көчле булырга, бу авырлыкны җиңеп чыгарга кирәк, дип кабатлыйм. Холкым әниемнекенә охшаган. Ул – көчле кеше, – ди Марсель. – Мин гаиләдә бер генә бала. Тормышымдагы әлеге  сынау мине башкача яшәргә өйрәтте. Тормышның кадерен белеп, һәр мизгеле истә калырлык итеп яшибез”.

Марсель үз эшен ачарга хыяллана. Башкалардан калышасы килми аның.

– Эшкә алучы юк. Бәлки, җаваплылыктан куркалардыр. Минем дә башкалар кебек үк яшисем килә, – ди ул. – Дәүләт безнең кебекләрне дә онытмасын иде. Мин эшләргә риза бит!

Гөлгенә ШИҺАПОВА
vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X