Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Туган җирем – Теләче” фестивалендә Баландыш авыл җирлеге дә чыгыш ясады

Узган атнада районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән "Туган җирем - Теләче" дип исемләнгән халык иҗаты фестивале башланып китте. Район мәдәният йортында икенче булып Баландыш авылы җирлеге чыгыш ясады. Концерт җыр - биюгә бай булды. Туган төбәген яратучы үзешчәннәрнең җырлары да Баландышка багышланды. Күңелләргә үтеп керерлек гармун...

Узган атнада районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән "Туган җирем - Теләче" дип исемләнгән халык иҗаты фестивале башланып китте. Район мәдәният йортында икенче булып Баландыш авылы җирлеге чыгыш ясады.

Концерт җыр - биюгә бай булды. Туган төбәген яратучы үзешчәннәрнең җырлары да Баландышка багышланды. Күңелләргә үтеп керерлек гармун моңы, кемнәрне генә дулкынландырмады икән! Баландыш җирлегендә гармунны үзләренә юлдаш итүчеләрнең күп булуы сөендерде.

Районда гына түгел, республикада танылып өлгергән "Нәркис" бию төркеменең чыгышы да концертка ямь өстәде. Гомумән, бу көнне яшьләр, балалар гына түгел, урта яшьтәгеләр дә күмәк биюләрдә катнашты. Фестивальдән өлкән яшьтәгеләр дә читтә калмаган. Үзләренең яшьлекләрен кабат хәтердә яңартып, менә дигән итеп чыгыш ясады. Теләче базары күренешен гәүдәләндергән театраль күренешкә барысы да сыйган: җыр, бию, нәфис сүз. Тамашачылар бу мизгелләрдә данлыклы Теләче базарында булып кайтты.

Мәктәп укучылары, мөгаллимнәре, авыл халкы тырышлыгы белән куелган концерт йөрәкләргә үтеп керде. Һәр чыгышны тамашачылар җылы алкышларга күмеп, бу көнне ял итеп, рухи байлык туплап кайтты.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X