Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Унбер ел элек шулай булган

Хәзер һава торышы көйсез кияү кебек, дип зарланып бетә алмыйбыз. Кышы – кыш, язы яз түгел, дип тә җибәрәбез. Мәгълүмат ташкын кебек агылган бер чорда күп нәрсәләр тиз онытыла. Шулай ук чагыштырмача күптән түгел генә булган табигать көйсезлекләре дә. Метеорологлар, республикада язның соңарып килүе 2007 елда да күзәтелде, ди. Ә безгә мондый яз гомер­дә дә булмаган кебек тоела

Кичә, ниһаять, язның ки­лүе сизелде: Татарстанда һа­ва температурасы +10+15 градуска җитте, ә республи­ка­­ның көнбатыш төбәк­ләрен­дә табигать бөтенләй дә 18 гра­дуска кадәр җы­лынды. Су басуга китер­мәсен тагы, дип бигрәк тә авыл халкы кинәт “ишелеп” төшкән җылыга ни сөенергә, ни көенергә бел­мәде. Әмма әллә ни борчылырга урын юк кебек. ТР Гидро­метео­үзәгенең һава торышын фаразлау бүлеге начальнигы Ирина Трущина әйтүенчә, алдагы тәүлек­ләрдә җылы һава агымы өстенлек итүгә карамастан, көндез урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге җил карның, елгалардагы бозларның га­дәттән тыш тиз эрүенә юл куймаячак. Шул ук вакытта инде бүген үк республика территориясенә янә суык һава үтеп керде. Көндез һава температурасы 3-8 градус җылы булса, төнлә +1+6 градус чикләрендә тирбә­лер, дип көтелә. Иртәгә тагын да ныграк суытуы күздә тотыла. Хәер, көндез 2дән 7 градуска кадәр җылы булачак анысы. Ә менә төнлә термометрның терекөмеш баганасы 1 – 6 градус суык күрсәтәчәк.


И.Трущина әйтүенчә, март аенда уртача температурасы гадәттәгедән өч-биш градуска суыграк булган.  Шул ук вакытта, белгеч сүз­лә­ренә караганда, уртача температура нормага якын вакыт аралыгында 0 градустан югары күтәрелгән.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 51, 11.04.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев