Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Уңышлы чыгыш ясадылар

17 ноябрь көнне Арчада Рамил Курамшин исемендәге баянчыларның 5 нче Республика конкурсы булып үтте. Бәйге өч төркемгә бүленеп: музыка мәктәбе укучылары, Арча педагогия көллиятенең беренче, икенче һәм өченче, дүртенче курс студентлары арасында үткәрелде. Конкурста Арча педагогия көллияте студентлары, Казаннның 17 нче, Чаллы шәһәренең 18 нче номерлы, Яшел Үзән, Әтнә, Арча...

17 ноябрь көнне Арчада Рамил Курамшин исемендәге баянчыларның 5 нче Республика конкурсы булып үтте.
Бәйге өч төркемгә бүленеп: музыка мәктәбе укучылары, Арча педагогия көллиятенең беренче, икенче һәм өченче, дүртенче курс студентлары арасында үткәрелде. Конкурста Арча педагогия көллияте студентлары, Казаннның 17 нче, Чаллы шәһәренең 18 нче номерлы, Яшел Үзән, Әтнә, Арча һәм Теләче районнарының музыка мәктәпләре укучылары катнашты.
Бәйге бик киеренке шартларда үтте. Беренчедән, бирем-әсәрләр катлаулы иде, икенчедән, шәкертләребезгә студентлар һәм шәһәр мәктәпләре укучылары белән бер шартларда чыгыш ясау үзе зур җаваплылык өстәде. Шуңа да карамастан, әлеге бәйгедә районыбыз укучылары уңышлы чыгыш ясады. Мәсәлән, Салават Касыймов 2 дәрәҗә Дипломга һәм акчалата премиягә лаек булды. Айдар Мөхәммәтханов белән Ильяс Фәрхуллинга бәйгенең сертификаты тапшырылды. Ильяс Сафиуллин белән Фидәис Хәлиуллин остазлык иткән әлеге укучылар Рамил Курамшин тарафыннан имзаланган ноталар җыентыгы белән дискка да ия булдылар. Азактан Рамил Курамшин яшьләребез өчен мастер-класс үткәрде.
Ильяс Сафиуллин,
Балалар сәнгать мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар