“Вай-фай”сыз тормыш ай-һай!
Беркөнне авылда яшәүче күрше Мәрзия апа ярдәм сорап кергән. Өйгә интернет тоташтырасы иде, кая шалтыратып, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнен аңлатыгыз әле, ди. Җитмешкә якынлашып килүче ялгыз әби мондый гозеренә тәмам аптырап калуыбызны чамалады булса кирәк: “Җәйге каникулга оныклар кайта”, – дип өстәп куйды. Бала-чагага авыл һавасы гына җитми, өйдә “вай-фай” да кирәк икән.
Хәер, моңа әллә ни гаҗәпләнәсе дә юк. Балалар һәм үсмерләр генә түгел, үзебез дә интернет корбанына әйләнеп беттек түгелме? Бала-чага исә замана чиренә тагын да тизрәк бирешә. Югары икътисад мәктәбе үткәргән тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүген мәктәптә укучыларның 80 процентының социаль челтәрдә кимендә бер сәхифәсе бар. Балалар күбрәк 9-10 яшьтә социаль челтәрләрдә утыра башлый. Моны кәттә санала, дип аңлатканнар. Барыннан да бигрәк, интернетка аралашу өчен керәләр. Виртуаль дуслар арасында мәктәптә яки вузда көн саен диярлек очратучы иптәшләре күбрәк. Сораштыруда катнашкан балалар һәм үсмерләрнең 15 проценты гына “дөнья пәрәвезе”ндә таныш түгел кешеләр белән аралашуын әйткән. Белгечләр тагын бер кызыклы факт турында әйткән: мәктәп укучыларының 70 проценты социаль челтәрдә үзе турында язарга ашкынып тормый икән. Шуңа күрә балага интернет үз-үзеңне күрсәтү өчен кирәк дип уйлаучы өлкәннәр, ә әти-әниләрнең күбесе нәкъ шулай фикер йөртүен ассызыклаганнар, ялгыша. Интернет нәрсәсе белән үзенә тартып тора соң? Аралашудан тыш, музыка тыңлау һәм фильмнар карау мөмкинлеге дә югары бәяләнә икән. Түбән сыйныфларда укучылар социаль челтәрләрдә, гомумән, язмалар урнаштырмый. Алар “лайк” куеп кына фикерен белдерә, ди белгечләр. Малайлар белән чагыштырганда, кызлар интернетка фотоларны ешрак “элә”.
“Баланың күп вакытын “дөнья пәрәвезе”ндә үткәрүе – аны гаепләргә сәбәп түгел, – ди психолог Лилия Мәрдәнова. – Телефонга чумып, еш кына ашау-эчү турында да онытып җибәргән бала-чага әти-әнисенең ачуын китерә. Әмма малай-кызларны сүгәргә керешкәнче, моның сәбәпләрен ачыкларга тырышырга кирәк. Элек беренче сыйныфка укырга кергән бала мәктәпкә үзе генә йөрсә, хәзер 12-13 яшьлек үсмерләргә дә өлкәннәрдән башка урамга чыгарга рөхсәт итмиләр. Балалар бер-берсенә кунакка сирәк йөри. Әлеге дә баягы, әти-әниләрнең вакыты юк. Ә аралашуга булган ихтыяҗ элек тә, хәзер дә берүк дәрәҗәдә. Шуңа күрә күп вакытын өйдә үткәрүче бала-чага интернетка тартыла да инде. Социаль челтәрдә бер фото урнаштырасың да, дус-ишләреңнән дистәләгән “лайк” җыясың. Виртуаль дөньядан аермалы буларак, чынбарлыкта сине беркем дә бу кадәр мактамый бит. Ә үз-үзеңә игътибарны җәлеп итү теләге балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә хас. Социаль челтәрдә үзең пешергән торт фотосын куюга сине уңган хуҗабикә дип атыйлар, яңа тоткан балык белән фотосурәткә төшәсең дә, шунда ук чын балыкчыга әйләнәсең. Бала өлкәннәрне күзәтә һәм үзе дә тирә-юньдәгеләрне шаккатырырга тырыша башлый. Виртуаль дөньяда гына булса да”.
Һәрнәрсәнең чиге бар, билгеле. Шул исәптән интернеттан файдалануның да. Өч яшькә кадәр сабыйны компьютер янына якын да китермәскә киңәш иткәннәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әти-әни янәшәсендә генә интернетта утыра ала. Беренче сыйныфта исә социаль челтәрдә теркәлергә ярый. Алай да, компьютер алдында утырган укучыларны даими күзәтеп торырга киңәш иткәннәр. Интернетта утыручы баланы сиздермәскә тырышып читтән күзәтеп маташканчы, ул теркәлгән социаль челтәрләрдә шәхси сәхифәгезне булдырсагыз, яхшырак. Ул-кызыгызның “хат”ларын укый алмасагыз да, ул сезнең якында гына булуыгызны тоячак, ди белгечләр. Балага виртулаь дөнья белән чынбарлыкның икесе ике нәрсә икәнен төшендерергә, интернеттан янаган куркынычлар турында аңлатырга тырышырга киңәш иткәннәр. Төрле спорт түгәрәкләренә йөрү дә файдалы. Баланың буш вакыты азрак булган саен, интернет корбанына әйләнү ихтималы азрак.
Интернетка бәйлелекнең билгеләре:
– Буш вакыт чыккан саен, кесә телефонына үрелү.
– Интернет тотмый башласа, шунда ук кәеф кырылу, борчыла башлау.
– Социаль челтәрдәге шәхси сәхифәдә урнаштыру өчен, гел фотога төшү.
– Башка уеннарга караганда, интернетка өстенлек бирү.
– Интернетта утырган вакытны контрольдә тота алмау.
Дамир ФАЗЛЫЕВ, укытучы:
– 10 яшьлек улыма социаль челтәрдә теркәлергә үзем ярдәм иттем. “ВКонтакте”да дуслары белән аралаша, фотолар урнаштыра. Моның бернинди дә начарлыгын күрмим. Иң мөһиме, әти-әниләр вакыт-вакыт баланың интернетта ниләр эшләве белән кызыксынырга тиеш, дип саныйм. Балага “дөнья пәрәвезе”нең зыяны турында аңлаттык. Бер-береңне кимсетергә тырышу, сүгенү сүзләре интернетта гына түгел, чынбарлыкта да җитәрлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев