20 апрель 2018 яңалыклары
-
Районыбызга министр килде.
Бүген районыбызда Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Габделганиев булып китте.
-
Язын организмны ныгытабыз
Мин көздән күп итеп кара карлыган җимешен, гөлҗимешне киптереп куям.
-
Хезмәттәшебез Фәнил Нигъмәтҗанов Дипломга лаек булды
Хезмәттәшебез, баш мөхәррир урынбасары Фәнил Нәҗип улы Нигъмәтҗанов матбугатта авыл җирлекләре эшчәнлеген яктыртудагы активлыгы өчен Дипломга лаек булды.
-
Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
18 апрель көнне ТР Дәүләт Советының утырышлар залында 2017-2018 нче елларда иң нәтиҗәле эшләгән авыл җирлекләре башлыкларын бүләкләү тантанасы булып үтте.
-
Әкият иленә сәяхәт (ФОТО)
Бүген, 20 апрель көнне район музыка мәктәбенә йөрүче балалар мәдәният йортында әкият сәхнәләштәрделәр
-
“КОРВАЛОЛ” ЭЧСӘҢ, РУЛЬГӘ УТЫРМА!
Бер төркем депутатлар даими рәвештә дару препаратлары кулланучы йөртүчеләрне яклап, законга үзгәреш кертүне тәкъдим иткән иде
-
Өч Айршир, бер Абердин
Казанда яшәп, күпләп терлек асрый алар. “Сыердан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм”, – ди хуҗабикә. Башкалага килеп урнашканнан соң бер ел сыерсыз торып карый, тик күңелдә ниндидер бушлык барлыкка килә. Болай булмый, дип Ульяннан бер сыер алып кайталар. Бүген инде баш санын дүрткә җиткергәннәр.
-
Каен суы эчегез...
Ниһаять, урман-кырларыбыз калын кар катламыннан ачылды. Димәк, табигатьнең кешеләргә биргән беренче “сый-хөрмәт”еннән авыз итәргә вакыт. Каен суы ярдәмендә дәваланып буламы? Бүген сүз шушы татлы эчемлек турында.
-
“Вай-фай”сыз тормыш ай-һай!
Беркөнне авылда яшәүче күрше Мәрзия апа ярдәм сорап кергән. Өйгә интернет тоташтырасы иде, кая шалтыратып, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнен аңлатыгыз әле, ди. Җитмешкә якынлашып килүче ялгыз әби мондый гозеренә тәмам аптырап калуыбызны чамалады булса кирәк: “Җәйге каникулга оныклар кайта”, – дип өстәп куйды. Бала-чагага авыл һавасы гына җитми, өйдә “вай-фай” да кирәк икән.
-
Штраф салыначак
“Санитар-Чисталык” икеайлыгы дәвам итә. Аның барышында эрегән кар астыннан чыккан чүп-чарны чистарту, тирә-юньне тәртипкә китерү күздә тотыла.
-
Татарстанда 1300 кешелек авылга су басу куркынычы яный (ВИДЕО).
Су басу авылның 1300дән артык кешесенә зыян салырга мөмкин.
-
Нишләп син исән калдың да, безнең газизләребез җир куенында ятарга тиеш?
- Әни-и-и-и! – машинаның арткы утыргычында утырган ун яшьләр чамасындагы малай планшеттагы уенаннан аерылмый гына әнисенә дәште.
-
21 апрель - Җирле үзидарәләр көне
Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре, тармак ветераннары!