Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яман шештән саклаучы ризыклар

Кәбестәнең бөтен төрендә дә һәм шалканда сульфорафан бар. Ул шешнең үсүен туктата. Томат ликопинин дигән антиоксидант матдәгә бай, ул ир-атларны простата(мәни бизе) рагыннан саклый. Яңа сыгылган кызыл чөгендер согы ашказаны, эчәклек, бавыр, бөерләрне яман шештән кисәтә. Соядан эшләнгән ризыклар аномаль күзәнәкләр үсешен тоткарлый. Балык һәм диңгез хайваннарын ешрак кулланыгыз. Сельд,...

Кәбестәнең бөтен төрендә дә һәм шалканда сульфорафан бар. Ул шешнең үсүен туктата. Томат ликопинин дигән антиоксидант матдәгә бай, ул ир-атларны простата(мәни бизе) рагыннан саклый. Яңа сыгылган кызыл чөгендер согы ашказаны, эчәклек, бавыр, бөерләрне яман шештән кисәтә. Соядан эшләнгән ризыклар аномаль күзәнәкләр үсешен тоткарлый. Балык һәм диңгез хайваннарын ешрак кулланыгыз. Сельд, сардина, макрель һәм сөләйман балыкларының туендырылмаган май кислоталары хатын-кызларны күкрәк яман шешеннән саклый.

Парда пешерелгән ризыкларныкүбрәк кулланыгыз. Бер үк майда беркайчан да ике тапкыр ризык кыздырмагыз. Ысланган (копченный) ашамлыкларны күп кулланмагыз - аларны әзерләгәндә барлыкка килгән сумала онкологик авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Туңмайны күп куллану рак башлану куркынычын арттыра. Ит һәм казылыкны да чама хисен югалтмыйча ашарга кирәк. Майсыз сөт ризыклары, майсыз эремчеккә өстенлек бирегез. Күгәрә башлаган ризыкны жәлләмичә ташлагыз - чери яки күгәрә башлаган җирен кисеп атып ашарга җыенмагыз. Күгәрек 10 төргә якын агулы матдә бүлеп чыгарырга сәләтле, мәсәлән, афла токсин. Ул бавыр яман шешен китереп чыгарырга сәләтле.

Игелек.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев