"Классик «әбиләр чуагы» - ул начар һава торышыннан соң, коры һәм кояшлы һава торышы урнашу. Ул сентябрьнең беренче яртысында килә, температура +20 градустан югарырак күтәрелә. Хәзер исә һава торышы тотрыксыз, яңгырлар белән үрелеп бара",- дип аңлата эксперт.
Шулай ук ул сентябрьнең климатик уртача тәүлек температурасы 11,5 градус җылы тәшкил итүен җиткергән. Хәзер исә температура 4-5 градуска югары. Рекорд 2001 елның 13 сентябрендә куелган булган - ул вакытта 26,8 градус җылы күзәтелгән.
Бүген явым-төшемсез һәм 23 градус җылы һава торышы фаразлана. Ял көннәрендә 20 градус җылы, явым-төшемнәр булачак, ди метеорологлар.Әлеге дулкын сишәмбегә - 19 сентябрьгә кадәр сакланыр, дип фаразлана.
«Әбиләр чуагы» исә, эксперт фикеренчә, төбәккә сентябрьнең өченче декадасында киләчәк. Тулаем алганда, быелгы сентябрь нормадан тыш җылы булырга охшап тора.
http://shahrichalli.ru
Нет комментариев