Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Юл кагыйдәләрен беләсезме?

Машина йөртү таныклыгының яраклылык вакыты чыккан "тимер ат" хуҗаларына юл кагыйдәләрен белүен яңадан исбатларга туры килергә мөмкин. Россия автомәктәпләре берлеге андыйларга кабаттан имтихан тапшыртырга тәкъдим итә. Проект авторлары фикеренчә, бүген машина йөртү таныклыгының ярак­лылык вакыты чыккан кешеләр аны моннан ун ел элек алган. "Ә бу вакытта исә юл кагыйдәләрен белү-белмәүгә...

Машина йөртү таныклыгының яраклылык вакыты чыккан "тимер ат" хуҗаларына юл кагыйдәләрен белүен яңадан исбатларга туры килергә мөмкин. Россия автомәктәпләре берлеге андыйларга кабаттан имтихан тапшыртырга тәкъдим итә. Проект авторлары фикеренчә, бүген машина йөртү таныклыгының ярак­лылык вакыты чыккан кешеләр аны моннан ун ел элек алган. "Ә бу вакытта исә юл кагыйдәләрен белү-белмәүгә хәзерге кебек җитди игътибар бирелми иде", - ди берлек вәкилләре. Сез юл кагыйдәләрен беләсезме, хәтерлисезме?

1-1

Рамил ХӘЙРУЛЛИН, Россия машина хуҗалары федерациясенең Татарстандагы вәкиле:


- Эшем шушы тармак белән бәйле булгач, юл ка­гыйдәләренә кертелгән үз­гәрешләрне даими рәвештә күзәтеп барырга туры килә. Соңгы елларда бер тапкыр да штраф түләгәнем юк. Шу­ңа күрә юл кагыйдәләрен тиешле дәрәҗәдә беләм дип саныйм. Автомәктәпләр берлеге тәкъдименә кил­гәндә, бу яңалыкны бернигә кирәксез, мәгънәсез эш дип уйлыйм. Машина таныклы­гының ярак­лылык вакыты чыккач кабат имтихан тапшыруны "икеле" билгесен төзәтү белән чагыш­тырыр идем. Көндәлек эше, һөнә­ре машина йөртү белән бәй­ле булган кешеләр­гә ун елдан ун елга имтихан тапшыртсалар, аң­лашыла әле. Ә инде юл кагый­дә­ләрен бозмаган, бер тапкыр да һәлакәт китереп чыгармаган машина йөр­тү­чедән кирәк­мәгәнгә имтихан алу - сафсата. Әлеге үзгә­решне керткән очракта да, муеннан штрафы җыел­ган, юл һәлакәте китереп чыгарган кеше­ләргә генә мәҗ­бүри имтихан тапшыртырга ки­рәк. Таныклыкны элегрәк алган кешеләр сынауны контроль көчле булмаган чорда үт­кән дигән фикер белән һич кенә дә килешмим. Шәхсән үзем машина таныклыгы алуга СССР заманында ук ДОСААФта укыдым. Ул чакта укыту методикасы да башка, хә­зерге кебек бөтен максаты күбрәк акча каеруга кайтып калган шәхси авто­мәк­­тәпләр дә юк иде. Безне армия сафларына дип әзер­ләделәр. Шуңа кү­рә машина таныклыгы алуга укытканда белем бирү дә югары дә­рә­җәдә, җавап­лылык та көч­ле иде.

Дилбәр ФӘИЗ, "Болгар радиосы" алып баручысы:


- Юл кагыйдәләрен беләм, үзгәрешләр булса, гел күзәтеп барам. Имтихан тапшырыр алдыннан мин бөтен кагыйдәләрне ятладым. Сынауны беренче баруда ук уздым. Утыз кеше арасыннан беренче тапкырдан имтиханны өч кеше генә тапшыра алдык. Кеше машинада йөри икән, ул курыкмыйча яңадан имтихан бирә ала. Ә машина йөртү таныклыгын сатып алган булса, ул аны ничек кенә тырышса да, тапшыра алмаячак. Элегрәк юл кагыйдә­ләрен белү-белмәүгә бө­тен­ләй игътибар итмә­гән­нәр ди­гән фикер белән бер дә килешмим. Чат саен ЮХИДИ хез­мәткәре, туктаталар иде. Хә­зер туктатучы да, шуңа бәй­ле рәвештә юлда йөрү әдәбе дә бетте. Халыкны штраф бе­лән генә куркытып булмый. Түлибез дә онытабыз.

Резеда ТӨХФӘТУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты:


- Мин барлык юл ка­гый­дәләрен беләм, өй­рән­гән­нәрне яхшы хәтерлим. Баш­кача булмый, чөнки мин көн дә меңәрләгән машина арасында йөрим. Кагыйдә­ләрне бозмаска тырышам. Тәкъ­димгә кил­гәндә, халыкны, шул ук машина йөртү­че­ләрне тагын күпме таларга була икән? Ун ел буе кагыйдә бозып, юлда йөрергә өйрәнә алмаган кеше, егерме елдан соң да шулай эшләячәк. Кабат су буе чиратларда торып, ЮХИДИ хезмәт­кәре каршында баш иеп торасым килми. Гомер-гомергә бер тапкыр имтихан тапшыру гадәте иде. Заманында бөтен таләп­ләрне җиренә җитке­реп, машина йөртү таныклыгы алырга имтихан тапшырдык. Ка­гый­дәләр бик җитди иде. Хәзерге кебек "права"ны сатып алу дигән нәрсә юк. Әле менә икен­че танык­лы­гым­ның яраклылык вакыты чыгып килә. Аллаһка шө­кер, алган белем­нәрем егерме елга җитте. Алга таба да шулай булыр дип ышанам.

Разиф КӘРИМОВ, ерак юл­га йөрүче машина йөртүче:


- Бүгенге юлларда кә­газьдә язылган кагыйдәләр буенча гына йөреп була димени! Кайчак кагыйдәне белсәң дә, бозарга туры килә. Бүген юлда һәркемнең үз законы бит. Аеруча үзебезнең Татарстан, күрше Башкортстан юлларында тәртип­сез­лек көчле. Машина йөртү таныклыгын алыштырганда кабат имтихан тапшыртып кына берни дә үзгәртеп булмаячак. Юлдагы кагый­дәләр­нең китапка язылганнарыннан ни дәрәҗәдә аерылуын гомер буе юлда йөргән тәҗрибәле машина йөртү­челәр генә аңлыйдыр.

("Ватаным Татарстан", /№ 12, 27.01.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X