Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Балык Бистәсе районында гадәттән тыш хәл аркасында ир-ат һәлак булган

Балык Бистәсе районында җиңел машина туктап торган "КамАЗ"га килеп бәрелгән һәм "КамАЗ"ның якында гына басып торган йөртүчесе өстенә килеп төшкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Һәлакәт Шумково авылында Мелиоративная урамындагы 16нчы йорт каршында булган. 33 яшьлек ир-ат идарә...

Балык Бистәсе районында җиңел машина туктап торган "КамАЗ"га килеп бәрелгән һәм "КамАЗ"ның якында гына басып торган йөртүчесе өстенә килеп төшкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Һәлакәт Шумково авылында Мелиоративная урамындагы 16нчы йорт каршында булган.
33 яшьлек ир-ат идарә иткән "Киа" машинасы кибет янында туктап торган "КамАЗ" прицебына килеп бәрелгән. Көчле бәрелү автомобильне йөк машинасының 57 яшьлек йөртүчеcе өстенә китереп ыргыткан. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат урында һәлак булган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлакәт җиңел машина йөртүчесе тиешле тизлекне сайламаганлыктан килеп чыккан.
Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев