12 ноябрь 2017 яңалыклары
-
“Туганнар дип өзелеп, нишләргә белми кайткан идең, аңладыңмы инде хәзер кемнең кем икәнен?”
Авылга кайтып урнашуымның төп сәбәпләренең берсе - ике туган балалары буларак, олы агамның уллары-кызлары, нәселнең калган әһелләре белән туганлык җепләрен ныгыту, бергәләп матур итеп яшәргә теләү иде. Заманында олы абзыем, апам һәм бүтән ерак туганнарым белән дә ярдәмләшеп, бер-беребезгә хәсрәт, бәла килгәндә аны ихлас йөрәк-җан җылысы белән эретеп, авыр тормышта...
-
Тәмле аш пешерү серләре
ыер итеннән пешерәсе булсагыз, шулпага калак сөяге әйбәт була. Тавык шулпасы өчен бербөтен тавык салып пешерегез. Борщ өчен кабырга ите яхшы. Токмачлы ашка - тавык. Шурпа өчен - сарык ите, кабырга турысы. Ашка дигән итне, каны агып бетсен өчен, 25 минут юарга кирәк. Итне бүлгәләмичә салсагыз, шулпа тәмлерәк була. Итне...
-
Алманы сода белән юарга кирәк
Тәҗрибәләр күрсәткәнчә, алар өслегендәге химикатлар сода эремәсе белән генә бетә. 12 минут дәвамында юып торганнан соң, алмадагы тиабендазол - 80 процентка, фосмет 96 процентка юылган. Су белән генә юып, әлеге химикатлардан котылып булмый ди. Шәһри Казан
-
«Авыруын үзебезгә бирелгән сынау дип кабул иттек»
Җиде яшьлек Әскәр әнисе Фәния ханым белән Казандагы "Рональд Макдональд" йортында яши. Республика клиник балалар хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәваланучы сабыйларны урнаштыралар бирегә. Бу йорт бусагасын август аенда атлап кергән Әскәр киләсе атнада өйләренә - Чистайга кайту турында хыллана. Ада кадәр исә тагын алты мәртәбә химия терапиясе, нурланыш аласы бар. //Ватаным...
-
ФИЛҮС КАҺИРОВ ХӘНИЯ ФӘРХИНЕҢ НИНДИ ТЕЛӘГЕН ТОРМЫШКА АШЫРГАН?
Автор: Эльвира ШАКИРОВА Фото: Рамил ГАЛИ Казанда Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның концертлары узды. Эстрадабызның йөзек кашы булган җырчының концерты зәвык белән оештырылган: биредә халык җырлары да, эчтәлекле, матур шигырьләр дә, милли көйләр дә яңгырады. Концерт җанлы, тере тавышлы булуы белән үзенчәлекле, күңелгә ятышлы булды. Филүс Каһиров "Мирас" инструменталь ансамбленә...
-
Бүген Россия Саклык банкы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Һәр елны 12 ноябрьдә Россия Саклык банкы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Һөнәри бәйрәмгә нигез 1998 елда салынган. 12 ноябрь көне исә очраклы рәвештә генә сайланмаган. 1841 елда ул көнне император Николай I тарафыннан Россия саклык кассалары булдыру турында Указ имзаланган булган. Россия банк системасы Европа үрнәгендә салынып, шул эздән...
-
Балык Бистәсе районында гадәттән тыш хәл аркасында ир-ат һәлак булган
Балык Бистәсе районында җиңел машина туктап торган "КамАЗ"га килеп бәрелгән һәм "КамАЗ"ның якында гына басып торган йөртүчесе өстенә килеп төшкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Һәлакәт Шумково авылында Мелиоративная урамындагы 16нчы йорт каршында булган. 33 яшьлек ир-ат идарә...
-
Казанда фатирда чыккан янгында 36 яшьлек хатын-кыз үлгән
Казанның Мәскәү районында фатирда чыккан янгында 36 яшьлек хатын-кыз үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә кич янгын элемтә үзәк пунктына Коломенская урамындагы дүрт катлы 26нчы йорт фатирларының берсендә янгын чыгу хәбәре алынган. Урында 3, 7нче янгын-коткару частьләре,...
-
Алдагы тәүлектә Татарстанны томан каплаячак
Татарстанны 13 ноябрьдә томан каплаячак, дип кисәтә Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, алдагы тәүлектә республика юлларында бераз бозлавык хасил булачак. "Фобос" үзәге мәгълүматлары буенча, бүген республикада болытлы, яңгырлы һәм җилле һава торышы циклоны хакимлек итәчәк. Шул ук вакытта температура бераз күтәрелгән.