Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Чаллыда бер хатын кулына бала тоткан килеш машина белән идарә иткән

Аны саклану каешын эләктермәү, регламент таләпләренә туры килми торган тонировка, иминият полисы булмаган өчен җаваплылыкка тартканнар.

Чаллы шәһәрендә бер хатын-кыз кулына бала тоткан килеш машина белән идарә иткән. Шул хактагы видео социаль челтәрләрдә таралды.  Әлеге машина йөртүчене җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Социаль челтәрләрдә таралган видеода сурәтләнгән хатынның кулындагы бала йоклый. Хатын үзе руль артында бара, салонда музыка яңгырый.

«Берничә көн элек социаль челтәрләрдә чыккан видеоязманы өйрәнеп, хокук саклау органнары машина йөртүчене ачыклады. Ул Чаллы шәһәрендә яшәүче 28 яшьлек хатын-кыз булып чыкты. Соңгы өч елда ул 20 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, шул исәптән балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылды», - дип сөйләделәр полициядә.

 

 

Машина йөртүче хатын-кыз балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, автомобиль белән идарә иткәндә саклану каешын эләктермәгән өчен, регламент таләпләренә туры килми торган тонировка өчен, шулай ук иминият полисы булмаган өчен җаваплылыкка тартылган.

«Олы кеше шулай эшләмәс иде. Хатын-кыз, сез ана һәм сез үзегез өчен генә җаваплы түгел. Аллаһка шөкер, берни дә булмаган. Әгәр ни дә булса? Германиядә, мәсәлән, сезнең белән опека органнары инде кызыксынган булыр иде һәм, мөгаен, балаларыгызны алган да булырлар иде. Кыскасы, башны тиешенчә эшләтергә кирәк», – дип язган социаль челтәрләрдән кулланучыларның берсе. 
 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев