Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Казанда автобуска ут капкан

Казанда барган уңайга кызыл автобуска ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәп иттеләр. Гадәттән тыш хәл кичә Горький шоссесында 30нчы йорт каршында, 36нчы автобус паркка кайткан чагында килеп чыккан. Салонда пассажирлар булмаган. Урынга тиз арада 3нче янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре...

Казанда барган уңайга кызыл автобуска ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәп иттеләр.

Гадәттән тыш хәл кичә Горький шоссесында 30нчы йорт каршында, 36нчы автобус паркка кайткан чагында килеп чыккан. Салонда пассажирлар булмаган.

Урынга тиз арада 3нче янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре килә. Транспорт чарасының мотор бүлегенә ут кабуы ачыклана. Янгынның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил итә.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны берничә минут эчендә сүндерә, берәү дә зыян күрми.

Башлангыч фаразларга караганда, янгын автобусның мотор бүлегендә кыска ялганыш хасил булу аркасында чыккан.

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев