Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Казанда җиңел машина юл кырыена төшеп киткән һәм карга баткан

Беренчел мәгълүматлар буенча, машина йөртүченең хәле начарланган һәм ул идарәне югалткан.

Казанда җиңел машинаның юл читенә төшүе видеокамерага эләккән. Әлеге видеоязма социаль челтәрләрдә таралды.

«Бүген 15.55 Җиңү проспектында Мамадыш тракты чишелеше янында "Лада" автомобиле йөртүчесе юл кырыена төшеп киткән. Юл-транспорт һәлакәте урыныннан машина йөртүчене ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр», – дип хәбәр иттеләр Казанның Дәүләт автоинспекциясендә.

 

Шаһитлар мәгълүматларына караганда, руль артында булган ир-атның хәле начарланган, ул юл билгесен бәрдергән. Аннары юл кырыена чыгып киткән һәм карга баткан.

Юл һәлакәте турында мәгълүмат ачыклана.

Фото: скриншот видео из соцсетей

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X