Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Казанда юлдан баручы бер машинага ут капкан

Гадәттән тыш хәл кичә кич белән юлда машиналар күп вакытта булган.

Казанда юлда янып киткән автомобильне видеога төшергәннәр. Роторная күпере астында төшерелгән кадрлар социаль челтәрләрдә чыкты.

Видеода автомобильнең күпер янындагы машиналар йөри торган юл өлешендә торуы күренә. Автомобиль капоты астынннан ялкын чыгып тора. Тиз арада бу урынга янгын сүндерүчеләр килеп җитә.

Шаһитлар фаҗиганең кичә кич сәгать уннар тирәсендә булганлыгын хәбәр итә. Тулырак мәгълүмат ачыклана.

 

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев