“Хатын, машинаны алып киткәннәр!”
Питрәч районы, Ленино-Кокушкино авылында яшәүче энекәшебез Мәсхүт Казанга машина белән килгәч күргән маҗараларын көлә-көлә сөйләде.
– Хатын машина белән Казанга баруны бик ярата, әйдә, барабыз дип кенә тора, – дип сүз башлады ул. – Барабыз да бит, артыбыздан штрафлары күп кайта, мин әйтәм. Бер баруда тизлекне арттырган өчен 500 сум түләдек, икенче юлы, сакланып кына йөрсәк тә, машинаны тиешсез урынга куеп калдырганбыз һәм шуның өчен 1700 сум чәпәп куйдылар. Монысында акча түләп котылу чүп кенә булган икән әле, ә эвакуатор белән алып кителгән машинаны юллап йөрүләре...
Анысында Казанда йөрү, гомумән, матавыклы булды. Бер банктан кредит алган идек, ул банкротлыкка чыкты да, инде бурычларны бүтән банкка түләргә икән дигән сүз белән икенче банкка түләгән идек, алай эшләү дөрес түгел булып чыкты. Кулыбызда кредитны түләвебез турында кәгазь булса да, банкта без түләгән акчаны таба алмадылар. “Кая түлисен төгәл генә белмәгәч, түләми торсагыз да яраган икән”, – диделәр. Ә без пенясы артыр, бурыч күбәер дип курыктык. Бу мәсьәләнең очына чыгарга теләп, хатын банкта дүрт сәгать чират торса да, эшне хәл итеп бетерә алмыйча, әле тагын киләсе була икән дигәч, кайту ягына борылдык. Совет мәйданында бер кибет янына туктап, шуннан азрак азык-төлек алырга уйладык. Бик зур балык сатып алып, инде кайтып китсәк тә була дип машина янына килсәк, ни күрик: аны эвакуатор төяп алып китеп маташа. “Хәзер нишлибез инде?” – ди хатын, тәмам пошаманга төшеп. Казан буйлап мондый зур балык күтәреп йөреп булмый инде дип, кибеткә кире кердек. Ярый әле, сатучы кыз, рәхмәт яугыры, аны кире алды.
Инде машинаны кайдан эзләргә? Мондый хәлгә тарыган юк, моңарчы Алла саклап килгән иде бит әле. Сораша торгач, эвакуатор алып киткән машиналарның Спартак урамына китерелүен белдек. Такси яллап, шунда киттек. Әмма, ни кызганыч, безнең машина монда юк! “Капкынга эләккән” мондый машиналарның Гадел Кутуй урамында да барлыгын белеп, шунда элдерттек. Ул урынны эзләп тапканчы берәр сәгать вакыт узды. Килеп җитсәк, монда тамаша: 20ләп кеше үз машинасын алырга чират тора. Кечкенә генә тәрәзәдән барып белешеп, машинабызның монда икәнлеген белгәч, эчкә җылы керде. Үзең белән акчаң булса, 3400 сумыңны түләп (эвакуатор хезмәте – 2400 сум, машинаңны тиешсез урынга куйган өчен 1000 сум штраф), машинаңны алып китәсең, ә акчаң булмаса, 30 процентлы кредит алу өчен чиратка басасың икән. Машинабызны алганчы биш сәгать үтте, чөнки смена алышынып, бер сәгать эшләми торган вакытларына туры килдек. Казанга бүтән аяк та басмаслык булып, машинабызга утырып, кичке уннарда үзебезгә кайтып китү бәхетенә ирештек. Безне анда-монда йөрткән таксист егеткә рәхмәт, хәлебезгә кереп, нибары 400 сум гына алды.
Мәсхүт сөйләгәннәр кызык та, шул ук вакытта кызганыч та. Чыннан да, Казан урамнарында машиналарны төяп маташучы эвакуаторларга еш юлыгырга туры килә. Машиналарын ярамаган урында калдыручыларны яклап әйтүем түгел, шулай да монда нәрсәдер эшләнеп бетмәгән кебек күренә. Авылдан машина белән килүчеләрнең күбесе болай да курка-курка, сакланып кына йөрергә тырыша. Кирәкле эшләрен уңышлы башкарып, өйләрендә күзәтүчез калган балалары, өлкән әти-әниләре, шулай ук үзләрен көтеп торучы маллары янына тизрәк кайтып китү турында хыялланалар алар. Мәсхүт тасвирлаган хәлдә калучылар бик зур стресс кичерү, озын чиратларда торып, нервылары тузу өстенә шактый акчаларыннан да колак кагалар бит әле.
Машинаны алып китү белән, аның хуҗасына чылтыратып, транспортны кайдан килеп алырга икәнлеген хәбәр итәргә ярамыймыни? Хәзер интернетта машина һәм аның хуҗасы турында барлык мәгълүмат бар дип беләм. Эвакуацияләнгән машиналарын алырга килүчеләр белән эшне тиз генә хәл итүне оештырсыннар иде. Кеше тормышында мәшәкать болай да күп, ясалма рәвештә өстәмә борчулар тудырмаска иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев