Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

М7 трассасындагы авариядә сөт ташый торган машинага бәрелгән «ГАЗель» пассажиры үлгән

Авария булган урыннан төшерелгән видео социаль челтәрләрдә чыкты.

М7 трассасындагы авариядә сөт ташый торган машинага бәрелгән «ГАЗель» пассажиры үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Авария бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Мәскәү – Уфа трассасының 1105нче километрында булган.

 

Башлангыч мәгълүматларга караганда, «ГАЗель»нең йөртүчесе тиешле дистанция сакламаган һәм сөт ташый торган «ГАЗ» машинасына килеп бәрелгән. «ГАЗель»нең 39 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев