Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Минзәлә районында трактор пассажиры һәлак булган

Татарстанның Минзәлә районында трактор әйләнү аркасында аның пассажиры һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүген иртән 112 номерына Югары Тәкермән авылында МТЗ-1221 тракторы әйләнүен хәбәр итәләр. Һәлакәт булган урынга Күзәмбәт авылы янгын сүндерүчеләре, медицина һәм полиция хезмәткәрләре...

Татарстанның Минзәлә районында трактор әйләнү аркасында аның пассажиры һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген иртән 112 номерына Югары Тәкермән авылында МТЗ-1221 тракторы әйләнүен хәбәр итәләр.

Һәлакәт булган урынга Күзәмбәт авылы янгын сүндерүчеләре, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килә.

Һәлакәт аркасында 59 яшьлек пассажир вафат була. 48 яшьлек трактор йөртүчесе һәлакәт урыныннан качкан. ЮХИДИ хезмәткәрләре эзләү эшләре алып бара.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев