Башкортстанның Мишкә районында коточкыч юл фаҗигасендә һәлак булган өченче егетне җирләделәр. 10 һәм 11 июльдә икесен җир куенына салганнар иде.
Юл казасы 9 июльгә каршы төндә була. Дүрт яшь егет һәм бер кыз "Лада Приора" машинасында барганда юл-патруль хезмәте туктарга кушып, таяк болгый. Ләкин яшьләр әлеге таләпне инкарь итеп, газга баса, дип яза "Башинформ".
Патруль машинасы "Приораның" артыннан кузгала. Кызанычка, "Лада Приора" йөртүчесе идарәне югалта һәм машина юл читенә очып, өч-дүрт тапкыр әйләнә. Артта утырган бер егет шунда ук һәлак була, тагын икесе хастахәнәдә җан бирә. Алда утыручы пассажир кыз һәм руль артындагы егет исән кала.
Һәлак булучының берсенең яшь хатыны һәм бер яшьлек улы калган. Ә икенсеченә августта 25 яшь тулыр иде.
Якыннарының хатирәләре буенча, егетләр дуслар, күршеләр булганнар, армиядә хезмәт иткәннәр, эшләп йөргәннәр.
Нет комментариев