Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Татарстанда юл казасында яңа туган бала һәм 10 яшьлек малай имгәнгән

Татарстанның Биектау районында ике җиңел машина бәрелешеп, яңа туган кыз бала һәм 10 яшьлек малай зыян күргән. Алар хастаханәләргә җибәрелгән.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә сылтанып,  “Татар-информ” яза.
 
Авария Казан-Малмыж юлының 45нче чакрымында Коркачы авылы янында булган.  “Лада” һәм “Хонда” автомобильләре бәрелешкән.
 
Юл һәлакәтеннән соң, яшь баланы һәм әнисен Казанга Балалар республика клиник хастаханәсенә җибәргәннәр. Чит ил машинасы йөртүчесен шулай ук хастаханәгә озатканнар, аның аягы сынган һәм җәрәхәтләр алган. “Лада” йөртүчесен һәм 10 яшьлек малайны Биектау Үзәк район хастаханәсенә салганнар.
 
Һәлакәт урынында коткаручылар, полиция һәм табиблар эшли, диелә.
 
 
 
 

Матбугат.ру
№ --- | 01.07.2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев