Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Татарстанда юл һәлакәтендә яшь егетнең башы өзелгән

Россиянең Татарстандагы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт идарәсе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы карамагына Чаллыда кеше гомерен өзгән юл фаҗигасе фотосурәтләрен тапшырды. Юл фаҗигасендә бер пассажир, чын мәгънәсендә башын югалтып, һәлак булган.

Агентлык язуынча, Чаллының Тынычлык проспектында булган коточкыч фаҗига турында ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына шимбәгә каршы төнге 02.00 сәгатьтә килеп ирешә.
 
 
Авария шаһитлары 9нчы “Лада” автомобиленең “ГАЗ Валдай” машинасы белән кызу тизлектә бәрелешүен хәбәр итә.
 
Фаҗига урынына 56нчы янгын-коткару бүлекчәсе хезмәткәрләре килә. Алар махсус кораллар ярдәмендә “тугыз"лы машинадан 21 яшьлек егетне чыгаралар. Төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган пассажирны медицина пунктына китерәләр.
 
 
“Лада”ның 21 яшьлек пассажирының имгәнүе аның яшәвенә чик куя. Социаль челтәр мәгълүматларына караганда, егетнең башы өзелгән һәм ул шунда ук җан биргән.
 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев