Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы

Балыклы авылы мәдәният йорты

Балыклы авылы мәдәният йорты
  • Эш вакыты:

    сиш-якш 13:00 – 22:00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    16:00 – 19:00

  • Телефон:
    • +7 (92704) 5-50-80
  • Адресы:

    Балыклы авылы, Октябрь урамы,56 а йорт

Балыклы авыл мәдәният йорты 1965 елда 200 урынга төзелгән. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре – ял вакытын оештыру, авыл халкын иҗатка җәлеп итү. Хәзерге вакытта 8 клуб берләшмәсе эшли: театр, фольклор коллективы, җыр сөючеләр клубы, нәфис сүз түгәрәге, «Акыллы куллар» клубы, хореографик түгәрәкләр. Мәдәни чаралар – халыкның төрле яшь төркемнәре өчен ял кичәләре, халык бәйрәмнәре, күңел ачу программалары уздырыла. Шулай ук гаилә тәрбиясе, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, патриотик тәрбия, өлкәннәр белән эш алып барыла. Мәдәният йорты җитәкчесе – Кәримова Эльмира Равил кызы.