Максабаш башлангыч мәктәбе
-
Тасвирлама:
Максабаш башлангыч мәктәбенә 1932 нче елда нигез салынган. Иң беренче укытучы Биктимеров Шәкүр була. Мәктәп элеккеге мәчет бинасында урнашкан була. 1959 елда мәктәп хәзергечә итеп үзгәртелә. Мәктәптән күп кенә күренекле кешеләр укып чыккан: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Галиев, Карачай – Республикасының Эчке эшләр министры Әхмәтханов Җәүдәт Йосыф улы, Теләче муниципаль районы хакимияте башлыгы Зарипов Илдус Фатих улы, Татарстан Республикасы Прокурорының беренче урынбасары Ихсанов Вазыйх Гариф улы. Шулай ук Максабаш мәктәбе Россия Федерациясе Мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Шәрәфиева Тәнзилә Шәрәфи кызының шушы мәктәптә укытуы, җитәкчелек итүе белән дә данлыклы. Хәзерге вакытта мәктәптә 3 укучы укый, аларга 1 укытучы белем бирә. Хәзерге бинасы 2014 елда салынды.
-
Директор:
Әмирова Айгөл Мәгаз кызы
-
Телефон:
- +7 (84360) 5-67-29
-
Электрон почта:
4030000003@tatar.mail.ru
-
Адресы:
Максабаш авылы