Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы

Сауш авылы мәдәният йорты

Сауш авылы мәдәният йорты
  • Эш вакыты:

    сиш-якш 13:00 – 22:00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    16:00 – 19:00

  • Телефон:
    • +7 (92744) 0-04-22
  • Сайт:

    https://www.culture.ru/institutes/62575/saushskaya-selskaya-biblioteka

  • Адресы:

    Сауш авылы, Гарифуллин урамы, 20 йорт

1984 елда 250 урынга исәпләнгән мәдәният йорты файдалануга тапшырылган. Әлеге бинага 2020 елда капиталь ремонт үткәрелде. Хәзерге вакытта биредә алты клуб берләшмәсе эшли. Мәдәният йортының эшчәнлеге күпкырлы. Биредә иҗади сәләтләрне, рухи-әхлакый сыйфатларны үстерү, яңа белем һәм күнекмәләр алу өчен шартлар формалаша. Барлык коллективлар да авылның барлык чараларында актив катнаша. Клубта балалар (төрле конкурслар, уеннар, бәйрәмнәр, дискотекалар) һәм яшьләр (викториналар, лекцияләр, әңгәмәләр, диспутлар, дискотекалар, ял кичәләре) өчен чаралар уза. Өлкәннәр дә читтә калмый. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе – Гарифуллина Алсу Госман кызы.