1 июльдә Тәмте-Мәтәскә авылында яшәүче НУРМӨХӘММӘТОВ ФӘРИТ ВАКЫЙФ УЛЫның 60 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә язсын.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын әти гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зөлфирә, кызларың Ләйлә, Алия, улың Фәнис, киленең Гөлназ, Алия, улың Фәнис, киленең Гөлназ, оныгың Кәрим.
Нет комментариев